

Башкортстан Башлыгы халык баглангычын хуплады һәм Газа халкына гуманитар ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.
- Башкортстан мохтаҗларга ярдәм кулы суза. Без Донбасс халкына ярдәм иттек, Сүрия һәм Ливиягә гуманитар ярдәм җибәрдек. Безнең коткаручылар Төркиядә җир тетрәү вакытында зыян күрүчеләрне өемнәр астыннан чыгарды. Башкортстан табиблары Кыргызстанда һәм Абхазиядә коронавирус пандемиясе вакытында авыруларны дәваоады. Һәм, әлбәттә, без бүген бик авыр шартларда яшәүче Газа халкына ярдәм күрсәтергә әзер, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Минем исемгә төрле милләт һәм конфессия кешеләреннән күп мөрәҗәгатьләр килә. Без Палестинада нинди вәзгыять урнашуын күрәбез. Республика йөк формалаштыру һәм озатуны үз өстенә алачак. Беренче этапта дарулар, азык-төлек, кием-салым әзерләргә кирәк. Гумконвой җыю мәйданчыгы «Башсельхозтехника» предприятиесе базасында бердәм логистика үзәге булачак.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга - гуманитар йөкләр җыю һәм җибәрү эшен оештырырга, ә муниципалитетларга халыкка мәгълүмат бирергә һәм урыннарда тиешле эшне җайга салырга кушты.
Фото: glavarb.ru