+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
3 ноябрь 2023, 05:25

Бурычлардан котылу өчен дога

Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчеткә кергәч, кайгылы кыяфәттә булган бер кешене күрә.

Бурычлардан котылу өчен догаБурычлардан котылу өчен дога
Бурычлардан котылу өчен дога
Күңеле төшүнең сәбәбен сорагач, теге ир: “Шактый күп бурычларым җыелды, әмма аларны кайтарырга мөмкинлегем юк. Шуңа бик борчылам”, – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә аңа болай ди: “Мин сиңа бер дога өйрәтәм – шуны укысаң, сине авырсындырган нәрсә юкка чыгачак”.

Шуннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа һәр көнне иртән һәм кичен шушы доганы укырга куша: “Әллааһүммә, иннии әгүүзү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни, үәл-гәҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхли үәл-җүбни үә даләгыд-дәйни үә гәләбәтир-риҗәәл” (Тәрҗемәсе: “Йә Аллаһ, дөрестән дә мин сыенам Сиңа борчылудан һәм төшенкелектән, хәлсезлектән һәм сүлпәнлектән, саранлыктан һәм тар күңеллелектән, әҗәтләр йөгеннән һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан...”)

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас