+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
10 ноябрь 2023, 12:15

Су эчү кагыйдәләре

Исламда ашау белән эчүгә кагылышлы кагыйдәләр бар. Ә сез су эчү кагыйдәләрен беләсезме?

Су эчү кагыйдәләре
Су эчү кагыйдәләре
“Суны ашыкмыйча, әкрен генә эчәргә кирәк.

Суны берьюлы түгел, берничә йотым белән эчү кирәк, стакандагы суга сулышыңны өрү дөрес түгел.

Әгәр мөмкинлек булса, суны утырып эчәргә тырышырга кирәк.

Су салынган савытны уң кул белән тотып эчү тиешле.

Су эчәр алдыннан: “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип әйтергә, ә эчеп бетергәч “Әлхәмдүлилләһ” дияргә кирәк.

Суың белән башкаларны да сыйлау күркәм гамәл булып тора”, дип яза “Татар мәдрәсәсе”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: