Ничек кенә булмасын, яшәгән йортларыбызда Коръән укылуның өстенлеге, фазыйләте бик зур. Һәм ешрак булган саен, бу тагы да сизелә.
Коръән укылган йортта:
иркенлек була,
фәрештәләр иңә,
шайтаннар кача,
бәрәкәт арта.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, Коръән укылган йорт иркен була, аңа фәрештәләр иңә, шайтаннар мондый йорттан кача, биредә бәрәкәт арта. Дөреслектә, әгәр йортта Коръән укылмаса, мондый йорт аның әһелләре өчен тар була, аннан фәрештәләр ерагая, шайтаннар тула һәм биредә бәрәкәт кими”, – дип әйткән (имам Әд-Дәрими).
Һәркемгә дә бәрәкәтле көннәр, Коръәнле, нурлы йортларда гомер итүләрне теләп калам”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: pixabay.com.