+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
16 ноябрь 2023, 05:12

Мөселман әдәпләре

“Мөселман сакларга тиешле мөһим әдәпләрне беләсезме?

Мөселман әдәпләреМөселман әдәпләре
Мөселман әдәпләре

Чисталык әдәбе
Мөселман һәрвакыт чиста йөрергә тиеш, чөнки чисталык иманның яртысы санала.

Тәһарәт әдәпләре
Тәһарәтнең сөннәтләрен һәм мөстәхәбләрен сакларга кирәк. Һәр әгъзаны юганда «Бисмиллә» әйтү хуплана торган гамәл.

Азан әдәбе
Азан сүзләрен хөрмәт белән тыңларга һәм аларны мөэзин артыннан эчтән генә кабатлап барырга кирәк.

Мәчет әдәпләре
Мәчеттә булган кешеләрнең берсенә дә комачауламаска, аларга карата сабырлык күрсәтергә, тынлыкны сакларга һәм мәчеттә вакытта без Аллаһы Тәгаләнең кунаклары икәнлекне истән чыгармаска кирәк”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас