Әбү Хәмид Әл-Газалинең "Ихъя гыйлем әд-дин" дигән китабында китерелгән афәтләрнең берничәсе шулардан гыйбарәт:
1. Тел ширеккә китерергә мөмкин. Бу - иң зур афәтләрнең берсе.
2. Тел белән мәсхәрә кылу, кимсетү.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр берегез кардәшегезне берәр гөнаһында гаепләсә, әмма ул кардәшегез шул гөнаһтан тәүбә кылып үкенгән булса, гаепләүче шушы гөнаһны үзе эшләмичә үлмәс”, – дигән.
3. Гайбәт сөйләү.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр мөселман кардәшеңнең начар ягы турында сөйлисең икән, бу гайбәт булыр, әгәр дә булмаганны булды дип сөйләсәң, бу яла ягу була. Икесе дә бер хөкемдә булырлар”, – дигән.
4. Ялган сөйләү.
Ялган – калебне үтерә торган рухи авыру ул.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Сез минем беркайчан да саран, ялганчы һәм куркак булуымны күрмәссез", – дип әйткән (Имам Әл-Бохари).
5. Ләгънәт уку.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Әгәр дә бер кеше икенче берәүгә ләгънәт укыса, бу ләгънәт күкләргә менәр, әмма күк ишекләре ябылыр. Шуннан соң җиргә төшәр, җир ишекләре дә ябылыр. Шуннан соң ләгънәт уңга, сулга юл тотар, әмма анда да урын тапмас. Әгәр ул кеше ләгънәткә лаек булмаса, шул вакытта ләгънәт кире ләгънәт кылучыга кайтыр” (Имам Әбү Давыд)”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Фото: pixabay.com.