Госелсез:
намаз укырга;
Коръән тотарга һәм укырга;
Кәгъбә тирәли тәваф кылырга;
мәчеткә керергә ярамый.
Тәһарәтсез:
намаз укырга;
Коръәнгә кагылырга;
тиләвәт сәҗдәсе кылырга;
Кәгъбә тирәли тәваф кылырга ярамый.
Иң еш эшләнә торган хата: тәһарәтсез килеш Коръән тоту. Әгәр бар тәртибен китереп тәһарәт алмаган булсагыз, Коръәнгә кагылмагыз һәм кулыгызга тотмагыз. Башка чыгу юлы булмаса, Китапны берәр чиста тукымага төреп тотарга була”, - дип яза “Татар мәдрәсәсе”.
Фото: pixabay.com.