Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне белдергән мондый сәҗдә нәкъ тиләвәт сәҗдәсе кебек башкарыла:
Кулларны күтәрмичә «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә,
сәҗдә кылырга,
сәҗдәдә чакта өч тапкыр «Сөбханә Раббиәл-Әгълә» дияргә,
сәҗдә бер тапкыр һәм сәламсез башкарыла.
Әбү Бәкер хәбәр итүенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам яхшы хәбәрләр алган чагында шөкер сәҗдәсе кыла торган булган (Имам Ибне Мәҗә, «Камәт», 192).
Шөкер сәҗдәсе − мөстәхәб, әмма аны намаздан соң ук башкару мәкруһ була, чөнки белеме җитеп бетмәгән кешеләр бу сәҗдәне намазның бер өлеше дип уйларга мөмкин.
Әлеге сәҗдәне, мәкруһ вакытлардан тыш, теләсә кайсы вакытта кылырга була, дип язылган «Ислам дине нигезләре» китабында.
Фото: pixabay.com.