

Алар мәеткә түбәндәге сорауларны бирерләр: "Раббың кем?" "Динең кайсы дин?" "Пәйгамбәрең кем?"
Иманлы кеше: “Раббым – Аллаһ, динем – Ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд галәйһиссәлам”, – дип җавап бирер. Сорау алучы фәрештәләр шулай ук: “Син Мөхәммәд галәйһиссәләм турында нәрсә беләсең һәм нәрсә уйлыйсың?” – дип сорар. Иманлы кеше болай дип әйтер: “Мин шәһадәт бирәмен ки, ул – Аллаһның колы һәм илчесе”.
Әмма имансыз яки монафыйк булучы мәет: “Мин аны белмим”, – дип җавап бирер.
Соңыннан Мөнкир һәм Нәкир сорауларына дөрес җавап бирүче мөэминнең җанын Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненә кадәр тынычландырыр.
Әгәр мәет тәкъва кешеләрдән булса, кабер аны: “Йә Аллаһның колы! Җир йөзендә яшәгәндә син минем өчен Аллаһ яраткан бәндәләренең берсе идең. Хәзер исә мин сиңа нәрсә әзерләгәнемне кара!” – дип, күркәм мөгамәлә белән каршы алыр. Бу кеше өчен кабер иркен, киң һәм ямьле булачак”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин