+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
5 декабрь 2023, 05:35

Бу дөньяның бәхете дүрт нәрсәдән

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бу дөнья бәхете дүрт нәрсәдән”, - дигән. Аларның нәрсәләр икәнен беләсезме?

Бу дөньяның бәхете дүрт нәрсәдәнБу дөньяның бәхете дүрт нәрсәдән
Бу дөньяның бәхете дүрт нәрсәдән


“Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бу дөнья бәхете дүрт нәрсәдән гыйбарәт:
игелекле хатын,
иркен йорт,
хәерле күрше,
уңайлы атың (бүгенге көндә транспорт) булуда.

Бәхетсезлек – шуларның капма-каршысы булу”, – дип әйткән (имам Әл-Бәйһакый хәдисләр җыентыгыннан).

Күрше хакында Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җәбраил галәйһиссәлам миңа күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булуның мөһимлеген нәсыйхәт итүне шулкадәр озак дәвам итте, хәтта ул күршеләрне мирас алучылар исемлегенә кертер дип уйладым”, – дигән (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).

Барыгызга да бәрәкәтле, имин көннәр, атналар теләп калам!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас