Җәһәннәм берсеннән-берсе начар һәм куркыныч булган җиде дәрәҗәгә бүленә. Һәрбер дәрәҗәдә билгеле бер җәзалар каралган.
Җәһәннәмнең иң астыннан «зәккум» дигән агач үсеп чыга. Тәмугка эләгүчеләр бик каты ачыгып, бу агачның коточкыч тәмсез җимешләрен ашар.
Соңыннан аларның бик каты эчәселәре килер һәм аларга кайнап торган су бирерләр, соңыннан исә, сусауларын «басар» өчен, тир һәм эрен тәкъдим итәрләр.
Әл-Бохари үзенең «Тарих»ында болай дип язып калдырган: «Чыннан да, җәһәннәмдә – җитмеш мең үзән, һәр үзәндә – җитмеш мең тарлавык, һәр тарлавыкта – җитмеш мең ишегалды, һәр ишегалдында – җитмеш мең йорт, һәр йортта – җитмеш мең кое, һәр коеда – җитмеш мең елан, һәр елан янында җитмеш мең чаян бар. Һәр имансыз һәм икейөзле бәндә һичшиксез шулар аша узачак».
Аллаһы Тәгалә безне җәһәннәм утыннан сакласын һәм безгә һәрвакытта да пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмне һәм башка барлык пәйгамбәрләрне һәм изге тәкъваларны яратуыбызны, алар белән бергә җәннәткә эләгүебезне насыйп итсен. Әәмин.
Фото: pixabay.com.