+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 декабрь 2023, 11:10

Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең вафатыннан соң дөньяга килгән мәшһүр әүлия Ибраһим Әл-Әдһәмнән догаларыбыз кабул булмавының сәбәбен сораганнар. Ул болай дип җавап биргән:

Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе
Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе

1. Аллаһны таныйсыз, Аңа ышанасыз, әмма хакын үтәмисез.

2. Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз.

3. Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез.

4. Шәйтан – безнең дошманыбыз дисез, ә үзегез аны гамәлдә дус тотасыз.

5. Җәннәткә ышанасыз, әмма анда керергә омтылмыйсыз, ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез.

6. Җәһәннәм бар дисез, ышанам дисез, әмма котылырга ашыкмыйсыз, ягъни җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләр кыласыз.

7. Үлемгә ышанасыз, әмма әзерләнмисез, уен-көлке белән мавыгасыз.

8. Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне күрмисез.

9. Аллаһы сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз.


10. Мәетне озатасыз, әмма үзегез гыйбрәт алмыйсыз”.

Раббым догаларыбызны кабул кылып, безләрдән риза булса иде”, дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: