+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
13 декабрь 2023, 04:49

Нинди сүзләр гайбәт санала?

“Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү Ислам динендә олуг гөнаһ булып санала.

Нинди сүзләр гайбәт санала?Нинди сүзләр гайбәт санала?
Нинди сүзләр гайбәт санала?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорый. Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе - бу хакта яхшырак белүчеләр», – дип җавап бирә.

Һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: «Әгәр бер кеше турында аның күңеленә хуш килми торган сүзләрне ул югында сөйлибез икән, ул гайбәт була»,– дип аңлата.

Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Ә әгәр ул кимчелек кешедә чыннан да булса?» – дип сорый.

Аллаһның илчесе: «Әгәр ул кимчелек бу кешедә чыннан да булса, син ул югында аның артында гайбәт сөйләгән буласың, әгәр ул кимчелек бу кешедә булмаса, аңа яла яккан буласың»,- дип әйтә”, дип яза “Дин турында”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас