+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
10 гыйнвар 2024, 06:43

Тормышыбызга бәрәкәт кайчан килә?

“Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм янына бер кеше килә дә: “Ий Аллаһның илчесе, мин синнән тормышыбызга бәрәкәт килсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сорарга килдем”, – дип мөрәҗәгать итте.

Тормышыбызга бәрәкәт кайчан килә?Тормышыбызга бәрәкәт кайчан килә?
Тормышыбызга бәрәкәт кайчан килә?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм шунда: “Син сора, мин җавап бирермен”, – дип әйтте. Шуннан соң алар арасында шундый әңгәмә булды:
– Бөтен кешедән дә көчлерәк булырга телим!
– Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләсәң – иң көчлесе булырсың.

– Аллаһ ризыгымны арттыруын телим.
– Һәрвакыт тәһарәтле йөрсәң – ризыгың мул булыр.

– Аллаһы Тәгаләнең догаларыма җавап бирүен телим.
– Аллаһ тыйган нәрсәләрдән ерак булсаң, Ул синең догаларыңа җавап бирмичә калмас.

– Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә мине ачуланмаячагына ышанасым килә.
– Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлугын да ачуланмасаң, Кыямәт көнендә Ул да сине ачуланмас.

– Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә минем кимчелекләремне яшерүен телим.
– Кардәшләреңнең хаталарын яшерсәң, Аллаһ синең кимчелекләреңне яшерер.

– Гөнаһлардан һәм хаталардан нәрсә саклый ала?
– Аллаһка тәкъвалык, авырулар һәм ихлас күз яшьләре...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас