+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
16 Января 2024, 03:40

Җырчы хаҗия дә булачак

Айгөл Бариева кече хаҗ сәфәренә юлланган.

title
Җырчы хаҗия дә булачакҖырчы хаҗия дә булачак
Җырчы хаҗия дә булачак

"Монда без Линарым белән, ул үлгән елда бергә барырга тиеш идек. Өлгермәдек…

Аллаһыма шөкер, миңа насыйп булды. Мин бу көнне бик көттем. Эчемдәге кичерешләремне, дулкынлануны сезгә аңлата да алмам кебек. Юлга чыгар алдыннан бер атна хәтта күзгә йокы да кермәде..

Безгә хәерле, изге юллар теләгез, дусларым, туганнарым. Сезнең белән, һәрвакыттагыча, бүлешеп барырга тырышырмын. Исән-сау йөреп кайтырга язсын. Изге ниятләребез кабул булсын", – дип яза Айгөл Бариева социаль челтәрдә.

Хаҗ гамәлләрен имин башкарып чыгарга язсын, аларны Аллаһ кабул итсен, Айгөл!

Фото: Айгөл Бариеваның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова