+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
17 гыйнвар , 12:10

Хәләл ит турында хаталы фикерләр

“Ислам динендә “хәләл” төшенчәсенә бик зур әһәмият бирелә. Тулаем алганда “хәләл” сүзе “шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән, кулланырга ярый торган” дигән мәгънәне үз эченә ала. Әлеге төшенчә кеше тормышының һәр өлкәсенә кагыла: ашау-эчү генә түгел, кием, бизәнү әйберләре, шәхси гигиена, ял, күңел ачу чаралары, акча, кешеләр арасындагы мөгамәлә, үз мөлкәтеңне тоту һ.б. хәләл (рөхсәт ителгән) яки хәрам (тыелган) булырга мөмкин. Ләкин шулай да “хәләл” сүзе ешрак рөхсәт ителгән һәм дөрес итеп әзерләнгән ризыкка карата кулланыла. Кызганычка, халык арасында итнең хәләллеге турында хаталы фикерләр шактый таралган. Түбәндә шуларны карап үтик.

Хәләл ит турында хаталы фикерләр
Хәләл ит турында хаталы фикерләр

“Хәләл” төшенчәсенең капма-каршысы – “хәрам”, ягъни шәригать тарафыннан тыелган нәрсәләр. Коръәндә ашарга тыела торган ризыклар төрләре турында “Маидә” сүрәсенең 3нче аятендә әйтелә: “(Чалмыйча җаны чыккан) үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башка затка багышлап чалынган, буылып үлгән, (таш, күсәк белән бәреп) үтерелгән, биеклектән егылып үлгән, сөзеп үтерелгән, җанварлар ботарлаган хайван итен ашау... сезгә хәрам ителде”.

Кызганычка, халык арасында итнең хәләллеге турында хаталы фикерләр шактый таралган. Шуларның кайберләрен мисал итеп китерик:

1. Дуңгыз ите түгел икән, димәк, хәләл.
Чынлыкта исә югарыда китерелгән аятьтән билгеле булганча, шәригать таләпләренә туры китереп чалынмаган һәрбер малның ите хәрам була.

2. Сыер, сарык яки тавык ите икән, димәк, хәләл.
Махсус кабатлап язылды, чөнки бу иң еш таралган хаталы фикер: янәсе, дуңгыз түгел бит, сыер (сарык) ите! Әмма сыер, үгез, сарык, тавык, каз, үрдәк һәм башка мал-кош хәләл стандартларына туры китереп чалынмаган булса, аның ите хәрам була.

3. Әгәр ашар алдыннан “бисмилла” әйтсәң, нинди дә булса ит хәләлгә әйләнә.
Чынлыкта исә, әгәр мал шәригать кануннары буенча чалынмаган булса, аны ашар алдыннан 100 тапкыр “Бисмилла” әйтсәң дә, ул ит хәләлгә әйләнми, хәрам була.

4. Ит авылдан китерелгән икән, димәк, хәләл.
Бу очракта да шул ук кагыйдә үз көчендә кала: әгәр малны чалган вакытта “Бисмилләһи Аллаһү әкбәр!” дигән сүзләр әйтелмәгән булса, кайда чалынган булуына карамастан (авылдамы, шәһәрдәме) аның ите мөселманнар өчен тыелган (хәрам) була.

5. Ит ризыгы төргәгендә “мусульманская”, “татарская” яки башка шундыйрак сүзләр язылган булса, димәк, бу ризык (әйтик, колбаса) хәләл.
Ит ризыгы упаковкасында “хәләл” эмблемасы булырга тиеш. Мөселманлыкка тартым исемнәр ул ризыкны хәләлгә әйләндерми, шуңа күрә андый ит ризыкларын ашау мөселманнарга тыела.

P.S. Хәләл-хәрам мәсьәләсендә ваемсыз булырга ярамый, чөнки мәгълүм булганча, тәнгә кергән хәрам ризык тәнне генә түгел, күңелне дә каралта, күңелдәге иман нурын киметеп, гыйбадәтебезгә зыян китерә. Әгәр хәрам ризык ашаганнан соң хатын-кыз балага узса, бу хәрам “материал” баланың гәүдәсенә дә күчеп, аны киләчәктә хәрам гамәлләр кылырга этәреп торыр, ди... Шунысы да мөһим: хәрам ризык тәнгә сеңеп кала һәм ахирәттә тәндәге хәрам Җәһәннәм утында янып бетмичә, кеше Җәннәткә кертелмәячәк икән...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: vk.com/rishathazrat

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: