+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
1 февраль 2024, 06:05

Гакыйкә корбанын кайчан чалырга ярый?

“Матди кыенлыклар аркасында мин гакыйкә корбанын вакытында чалдыра алмадым. Моның өчен билгеле бер вакыт билгеләнгәнме?”

Гакыйкә корбанын кайчан чалырга ярый?Гакыйкә корбанын кайчан чалырга ярый?
Гакыйкә корбанын кайчан чалырга ярый?


“Гакыйкә корбаны – бала тугач Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән чалына торган корбан. “Гакыйкә” дип яңа туган баланың башында булган чәчләрне атыйлар.

Йола буенча, гакыйкә корбаны чалына торган көнне баланың беренче чәчләрен алалар, шуңа күрә бу корбан китерү шулай дип аталган да.

Хәнәфи мәзһәбе буенча, гакыйкә корбанын чалу – мөстәхәб, ягъни киңәш ителгән гамәл, ә калган өч мәзһәбтә – сөннәт гамәл.

Хәдисләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең оныклары Хәсән һәм Хөсәен өчен корбанга берешәр бәрән китергәне хәбәр ителә. Һәм ул өммәтенә бала тугач, аның кыз яисә малай булуына карамастан, гакыйкә корбанын чалырга киңәш иткән.

Гакыйкәне бала туган көннән алып, ул балигълыкка җиткәнче чалырга була, әмма туганнан соң җиденче көнендә чалу мөстәхәб санала. Шушы ук көндә балага исем кушарга, чәчләрен алырга һәм баланың чәче авырлыгындагы алтын-көмешне сәдака итеп таратырга киңәш ителә.

Әгәр балагыз әле балигълыкка ирешмәгән икән, сез гакыйкә корбанын чалдыра аласыз.

Гакыйкәгә корбан итеп чалырга яраган теләсә нинди хайванны китерергә мөмкин.

Гакыйкә корбанының итен баланың әти-әнисе, башка туганнары, дуслары ашый ала, ә бер өлеше сәдака итеп таратылырга тиеш. Ә Аллаһка яхшырак мәгълүм”, - дип яза “Дин турында”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас