Бүгенге көнне дә Аллаһ Тәгаләдән безгә бер кечкенә генә сынау килде, ләкин шул ук вакытта бу - бер зур мөмкинлек, изгелек эшләп калыр өчен, кардәшләребезгә, күршеләребезгә ярдәм кулы сузып, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына ирешер өчен менә дигән форсат.
Безнең җирлектә, күбрәк авылларда, олы эшләр килеп чыккан вакытта өмәләр оештырыла иде.
“Өмә ул – бердәмлек, дуслык, ярдәмләшү. Ул – безнең борынгы йолаларыбызның берсе. Күп көч һәм вакыт сорый торган эшләрне халкыбыз гомер-гомергә күмәкләшеп, өмә ясап башкарган”, - дигән сүзләргә игътибар итсәк, бүгенге көнне үз төбәгебездә килеп чыккан хәлнең җиңел хәл итәрлек дәрәҗәдә икәнен аңлыйбыз. Тирә-якны кардан чистартып, хәрәкәт кылып, бер-беребезгә ярдәм итсәк, файдалы, Аллаһ Тәгалә сөйгән эш тә эшләгән булырбыз, үз йолаларыбызны да искә төшерербез, шуның белән Раббыбызның ризалыгына ирешер өчен бер адым ясаган булып саналырбыз, шул ук вакытта тормышыбызны да җиңеләйтеп җибәрәбез.
Ә инде авырсынып йөрсәк, бары тик үз мәнфәгатьләребезне генә кайгыртсак, ул вакытта Раббыбызның рәхмәтеннән дә, тормышыбызның рәхәтлегеннән дә мәхрүм калуыбыз ихтимал.
Аллаһ Тәгалә бу сынауларны үтеп, булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга насыйп итсен! Бер-беребезгә ярдәм итешеп, Аллаһ Тәгаләнең сөекле колларыннан булырга насыйп булсын һәммәбезгә!” дип яза “Татар хәзрәтләре”
Фото: Фәнүз Хәбибуллин