“Балалар әти-әнисенә буйсынырга, аларны тыңларга, ихтирам итәргә, аларга карата йомшак һәм рәхмәтле булырга тиеш. Ана кеше аеруча зур хөрмәткә лаек булырга тиеш, чөнки бу - ананың хакы. Ул йөкле вакытта бөтен авырту һәм авырлыкларны күтәрә, тугач, баласын имезә һәм тәрбияли.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җәннәткә өч төрле кеше кермәячәк:
әти-әнисенә буйсынмаган кеше,
зинада арадашчы булып йөргән кеше,
ир-егеткә охшарга тырышкан хатын-кыз”, – дигән.
Балалар әти-әниләрен олыгайган көннәрендә кайгыртырга, карарга тиеш: «Аллаһ фәкать Аңа гына гыйбадәт кылырга хөкем итте вә ата-анага изгелек кылырга әмер бирде. Әгәр син исән чакта аларның берсе яисә икесе дә картлыкка ирешсә, син аларга «уф» та димә, тавыш күтәрмә, ә мөлаем сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! «Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән кебек, Син дә аларга дөньяда һәм әхирәттә шәфкать кылчы!» – дип әйт» («Бәни Исраил» сүрәсе, 23-24нче аятьләр)
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Иң куркыныч гөнаһны кеше әти-әнисен түбәнсеткәндә кыла”, – дип әйткән.
Әмма Ислам дине ата-ана баласын диннән ерагайтырга тырышканда аларны тыңламаска һәм буйсынмаска рөхсәт итә: “Әгәр ата-анаң сине дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, син аларга итагать итмә” (“Локман” сүрәсе, 15нче аять)” дип яза “Дин турында”.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин