“Бу урында дәлил итеп сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисен китерәм:
“Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт (төзек) булса, бөтен тән дә сәламәт (төзек) булыр. Әгәр дә ул бозык булса, бөтен тән дә яраксызга чыгар. Ул ит кисәге – калеб (йөрәк)” (Бохари риваяте).
Калеб ул ак күлмәк кебек. Өстеңә ак күлмәк кигәч, аны пычратудан сакланасың. Әгәр дә күлмәгеңнең ак төстә икәнен онытып, тузанлы эскәмиягә утырсаң, яки бәрәңге тулы капчык күтәрсәң, яисә башка тузанлы эшкә тотынсаң, ул мизгел эчендә пычраначак. Шуның шикелле, кешенең калебе дә ул үзе гөнаһ кылган саен карала, пычрана бара. Әгәр дә инде гөнаһ кылудан туктамаса, һаман да шул яманлыгын дәвам итсә, аның калебе тәмам каралып бетәчәк. Андый калеб хаклыкны кабул итми башлаячак, изге гамәлләр кылырга да омтылмаячак. Ә хаклыкны кабул итмәгән, изгелеккә омтылмаган калеб белән бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешеп булмаячак.
Каралган, керләнгән ак күлмәкне кеше һәрдаим юып, чистартып тора. Шуның кебек үк, кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, Аллаһыдан гафу сорап, истигфарлар кылып һәм яхшы гамәлләребез аша һәрвакыт калебебезне чистартып торырга омтылсак иде”, - дип яза Раил хәзрәт Фәйзрахманов.
Фото: Динар Кәлимуллин