+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
19 февраль , 10:35

"Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез!"

Борчулы вакытта тынычлык саклау – пәйгамбәрләр юлы, киңәше ул.

"Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез!"
"Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез!"
"Ягъкуб галәйһиссәлам үз улларына: "Аллаһның рәхмәтеннән өметне өзмәгез", – диде ("Йосыф" сүрәсе, 87нче аять).

Йосыф галәйһиссәлам ир туганына: "Аларның кылган нәрсәләре сине борчымасын", – диде. ("Йосыф" сүрәсе, 69нчы аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән тугры дусты Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе тау куышлыгында Мәккә мөшрикләреннән яшеренгәндә Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе, дошманнарның якынлашуын һәм Рәсүлуллаһка зыян салырга мөмкинлеген күреп, куркып калган.

Моны сизеп, Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Өченчеләре Аллаһ булган икәү хакында син ни уйлыйсың?" – дигән. Бу сүзләр нинди авыр хәлдә калсаң да, кайда булсаң да, Аллаһ синең белән бергә һәм бер мизгелгә дә сине калдырмаячак дигәнне аңлата.

Коръәндә: "Безгә Аллаһның язганыннан башка, асылда, берни килмәс. Ул – безнең Яклаучыбыз (Ярдәмчебез һәм Идарә итүчебез). Мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл итсен", – диелә ("Әт-Тәүбә" сүрәсе, 51нче аять).

Һәркемгә дә бәрәкәтле, хәерле эш атналары, имин көннәр телим!” - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: