+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
26 февраль 2024, 06:10

Аллаһтан иңдерелгән нинди Китаплар бар?

Аллаһ Тәгалә, дин һәм шәригать хөкемнәрен аңлату, җиткерү өчен пәйгамбәрләренә китаплар иңдергән. Нинди Китаплар ул?

Аллаһтан иңдерелгән нинди Китаплар бар?Аллаһтан иңдерелгән нинди Китаплар бар?
Аллаһтан иңдерелгән нинди Китаплар бар?


“Барлыгы – 104 китап. Алар шул китаплардагы хөкемнәр белән үз халкын иманга һәм изге гамәлләр кылырга өндәгәннәр.

Төгәлрәк әйткәндә:
Адәм галәйһис-сәламгә – 10;
Шис галәйһис-сәламгә – 50;
Идрис галәйһис-сәламгә – 30;
Ибраһим галәйһис-сәламгә – 10 кәгазь (күрсәтмә язма) иңдерелгән.

Шулай ук:
Муса галәйһис-сәламгә - Тәүрат;
Давыт галәйһис-сәламгә - Зәбур;
Гайсә галәйһис-сәламгә - Инҗил;
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән иңдерелгән”, - дип яза “Татар мәдрәсәсе”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас