+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
27 февраль 2024, 09:45

Уразаның беренче көнендә баш ни өчен авырта?

Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела. Ни өчен, түбәндә сүз шул хакта.

Уразаның беренче көнендә баш ни өчен авырта?
Уразаның беренче көнендә баш ни өчен авырта?

“Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шайтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шайтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя.

Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә:
беренче ун көне – Аллаһ Тәгаләнең Рәхмәте;
икенче ун көне – Аллаһ Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы;
өченче ун көне – уттан котылу көннәре.

Боларны өмет итеп тырышучы кеше - «мөхсин», ягъни ихлас кешедер. Әйе, Аллаһ Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас.

Рамазанга әзерләнергә бик аз вакыт калып бара. Сез әзерләнәсезме?” – дип яза “Дин турында”.

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас