Күз тию дигән нәрсә күп халыкларда, күп диннәрдә, шул исәптән Ислам динендә дә күз тию дигән төшенчә бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Күз тию – хак», – дип әйткән. Мөселманнарга күз тиюгә каршы муенга бөти (талисман) тагу дөресме?
Ләкин күз тиюне булдырмау өчен тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш. Әлбәттә, тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагып, “кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс” дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар.
Хәлбуки, күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы “Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “Аятел-Көрси” һәм “Каләм” сүрәсенең 51-52нче аятьләре укыла, дип яза “Дин вә мәгыйшәт” гәзите.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Хәсән белән Хөсәенгә күз тимәсен дип мондый дога кылган: “Әгүүзү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәәммәти үә миң күлли гәйнил ләәммәһ”. (Тәрҗемәсе: “Һәр шайтаннан, зарарлы әйберләрдән hәм начар күзләрдән сүзләрнең хөрмәтенә Аллаһыга сыенам”).
Әгәр дә күз тигән кеше Коръәнне үзе укый белсә, ул үзенә үзе укый ала. Әгәр дә укый белмәсә, мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Күз тиюдән “Каләм” сүрәсенең, 51-52нче аятьләрен уку киңәш ителә: “Вә иййәкәәдүл-ләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би-әбсаариһим лләммәә сәмигуз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһү ләмәҗнүүн. Вә мәә һүә илләә зикрүл-лил-гааләмиин” (Тәрҗемәсе: “Һичшиксез, кяферләр зикерне ишеткән вакытларында күзләре белән сине (урыныңнан) тайдырырга әзерләр, һәм алар (Коръәндә булган гыйлемнәрне аңламаганнары өчен, синең хакта бер карарга килә алмыйча): «Һичшиксез, ул бит – тиле кеше!” – дип әйтәләр. Хәлбуки, ул (Коръән) – бөтен галәмнәр өчен (Аллаһы Тәгаләдән) бер үгет”).
Фото: pixabay.com.