+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
6 март 2024, 17:55

“Якты уйлы, ак күңелле кеше иде...”

Салават шәһәрендә Фәнзилә Тибееваны җылы хатирәләр белән искә алдылар.

“Якты уйлы, ак күңелле кеше иде...”“Якты уйлы, ак күңелле кеше иде...”
“Якты уйлы, ак күңелле кеше иде...”
Башкортстан Республикасы татар хатын кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге турында ишетеп-күреп торабыз. Әлеге вакытта төрле район-шәһәрләрдә 60тан артык бүлекчәсе эшләп килә. 2016 елда ачылып, гаилә кыйммәтләрен саклау, тергезү, балаларга телебезне, гореф-гадәтләребезне кадерләп тапшыру, әхлак тәрбиясе бирү кебек юнәлешләрдә эшчәнлеген алып баручы Салават шәһәре бүлекчәсе – иң активларның берсе.

Алты ел дәвамында аңа мәгариф ветераны Фәнзилә Тибеева җитәкчелек итте. Кызганычка каршы, ике ел элек милләтем дип яшәгән, аңа тугры хезмәт иткән Фәнзилә Әхмәтдин кызы бакыйлыкка күчте. Шушы көннәрдә “Ак калфак”лылар, Салават шәһәрендәге “Халыклар йолдызлыгы” китапханәсенә җыелып, аны зурлап искә алды. Коръән мәҗлесенә Фәнзилә Әхмәтдин кызы белән бу еллар дәвамында иҗтимагый эшчәнлекне иңгә-иң терәп алып барган аның дуслары, якыннары һәм туганнары да килде.
 
35 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашып яшәгән Фәнзилә Әхмәтдин кызының изге эшләрен онытмыйлар, ә үзен зур хөрмәт белән искә алалар. Менә биредә аның тарафыннан оештырылган “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзалары да ул кабызган учакны сүндерми, ул башлаган күркәм йолаларга тугры калып, эшчәнлекне дәвам итә. Хәзер бу бурычларны Вәсилә Бәширова башкара. Әлеге чараны да Бәшировлар гаиләсе һәм “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзалары бихисап изге күңелле кешеләр ярдәме белән оештырды.
Хәтер кичәсе фатыйхалы, бик җылы һәм ихлас чара булды. Аның беренче өлешендә Коръән аятьләре укылды, мәрхүмәнең рухына багышлап дога кылынды. Аннары җыелучылар – “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Салават шәһәренең тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Руслан Сафиканов, “Аллагуват” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнит Ханмурзин, аның актив әгъзасы Рәфис Кантюков, Салават драма театры артисты Юнир Гайнуллин, урындагы телевидениенең баш мөхәррире Әлфирә Сабитова һәм башкалар Фәнзилә Әхмәтдин кызы турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.

– Мәктәпне тәмамлау белән педагогия институтына кереп, беренче курста укыганда ул булачак тормыш юлдашы белән таныша. Яшьләр арасында мәхәббәт чәчәкләре бөреләнә. Шул вакытта Фәрит абыйның апасы мәрхүмә була: өч баласы ятим кала. Әнисе олы яшьтә булганлыктан, балаларны аңа тәрбиягә бирмиләр. Менә шунда яшь пар, сөйләшеп-киңәшләшеп, аларны балалар йортына җибәрмәс өчен өч сабыйны үз канаты астына алырга карар итә һәм өйләнешә. Шулай итеп, 19 яшьлек кыз өч бала әнисе булып китә. Аларга һәм үзләренең ике баласы: Рөстәм белән Азалиягә лаеклы тәрбия биреп үстерделәр.
Нинди генә авырлыклар булмасын, ул бервакытта да кешегә күрсәтмәде, һәрвакыт елмаеп, колач җәеп каршы ала иде, – дип искә алды аның якын дусты һәм бүген ул башлаган эшне дәвам итүче Вәсилә Муллагали кызы.
Әлфирә Мөхтәр кызы истәлекләре белән күз яшьләре аша уртаклашты. Чөнки, үзе әйтүенчә, Фәнзилә Әхмәтдин кызы аны гомере буе озатып килгән. Башта мәктәптә инглиз теленнән укыткан һәм сыйныф җитәкчесе булган, ә инде хезмәт юлын башлагач, еш кына аралашырга, киңәшләшеп эшләргә туры килгән. Шул ук вакытта һәрвакыт киңәшчесе, нәсыйхәтчесе, остазы булган.
2001 елда оешып, төрле шәһәр-авыллардагы төрле милләт вәкилләрен берләштергән “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнит Ханмурзинның чыгышы да эчтәлекле булды. Ул сүзен Фәнзилә Әхмәтдин кызы белән танышу турында бәян итүдән башлады.

– Безнең иҗтимагый оешманың күп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. Отчет-сайлау җыелышларының берсендә без аңа хатын-кызлар һәм яшьләр белән эшләү комиссиясенә җитәкчелек итәргә тәкъдим иттек. Ул бу эшкә бик тиз кереп китте. Бу чорда активлык сизелерлек артты, милли ансамбльләр оешты, шәҗәрәләр төзү эше актив алып барылды. Шулай эшләгән чорда аны “Ак калфак” оешмасына җитәкчелек итүен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Әлбәттә, без башта каршы идек, чөнки аннан башка эшебез сүлпәнәер кебек тоелды. Ләкин соңыннан, безнең иҗтимагый оешмаларның бертөрле үк максат һәм бурычлар куеп эшләвен аңлагач, ризалаштык. “Ак калфак”ка җитәкчелек итә башлагач та без эшчәнлекне бергә, бер-беребезгә ярдәмләшеп алып бардык. Ул бик ачык, ак күңелле кеше иде, – диде Фәнит Фәрит улы, киләчәктә дә тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау һәм яшь буыннарга тапшыру эшенең шулай бердәм алып барылачагына ышанычын белдереп.

Чыгыш ясаучыларның һәммәсе Фәнзилә Әхмәтдин кызының оста һәм үзе артыннан халыкны ияртеп барырга сәләтле оештыручы, барлык яклап та камил шәхес булуын билгеләде. Бу чыгышлар “Ак калфак” әгъзаларыннан торган “Энҗеләр” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды: мөнәҗәтләр, бәетләр, дини эчтәлекле җырлар яңгырады.
Әйе, югалту һәрвакыт авыр. Фәнзилә Тибееваның да арабыздан китүе бик үкенечле булды. Күңелендә йөрткән күпме уй-ниятләре, проектлары тормышка ашмый калды. Ләкин ул яшьнәп яшәде һәм үзеннән соң якты эз калдырды, һәм иң мөһиме – аның истәлегенә тугры калып, ул салган эз буйлап юлын дәвам итәләр.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Салават шәһәре.


“Якты уйлы, ак күңелле кеше иде...”
“Якты уйлы, ак күңелле кеше иде...”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас