Рамазанның дәрәҗәсе, зурлыгы, бердән, бу айда изге китабыбыз – Коръән иңү белән билгеләнсә, икенчедән, Исламдагы биш багананың берсе – инсаннарга ураза тоту фарыз кылынган.
Рамазан – зур сынау ае. Уразада тәнең, җаның пакьләнә, күңелең шатлык белән тула. Ураза – сабырлык, кадер белү, тыелу, тәкъвалыкка омтылу ае.
Ураза тотучының 2 зур шатлыгы булыр, ди. Берсе – авыз ачканда, икенчесе – Раббыбыз каршына баргач.
Әй, Раббым! Ил-көнгә иминлек, йортыбызга бәрәкәт бир, күңебезне иман нурлары белән нурландыр! Тоткан уразаларыбызны кабул кыл! Әәмиин!
Фото: m.islam-today.ru