+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 март , 10:40

Намаз укымасаң, ураза тотарга ярыймы?

Мин намаз укымыйм, әмма ураза тотасым килә. Андый ураза кабул кылынырмы икән? Балигълык яшенә җитмәгән балага ураза тотарга кирәкме? Сорауларга җавап – түбәндә.

Намаз укымасаң, ураза тотарга ярыймы?
Намаз укымасаң, ураза тотарга ярыймы?


“Ислам дине 5 баганага нигезләнгән. Намаз һәм ураза - алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә, Сез намаз укымасагыз да, уразагыз, иншәАллаһ, кабул булачак.


Балигълык яшенә җитмәгән балага ураза тоту мәҗбүри түгел.

Әмма һәр гыйбадәткә кече яшьтән ияләштерү күркәм гамәл. Бу очракта баланың физик мөмкинлекләрен истә тотарга кирәк. Яшь организмга зыян салынырга тиеш түгел”, - дип яза “Дин турында”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: