"Минем дингә килүем турында күп сорыйсыз. Бу әйбер бер көндә һәм кинәт кенә булмады. Дин кечкенәдән минем күңелемдә иде. Ике яктан да дәү әтиләрем, дәү әниләрем - диндәге кешеләр, намаз укыганнар. Бабай, гомумән, мулла иде. Минем әти-әнием дә догада иде.
Мин дә кечкенәдән догалар өйрәндем. Уразаны инде мәктәп эскәмиясеннән тотам. Баштарак - 3 көн, аннан 1 атнага уразага кердем. Әле кияүгә чыкканчы ук тулысынча тота башладым, хәзер дә тулысынча тотам.
Намазны 33 яшемдә укый башладым, китаплардан өйрәндем. Әмма намазны мин 5 тапкыр бары тик ураза вакытында, өйдә утырганда гына укыдым. Чаралар, эш булганда укымадым.
Гомрә хаҗына бару минем күптәнге хыялым иде. Без хаҗга Линарым белән бергә барырга теләгән идек. Ләкин җитешмәдек. Ул җәй китте..." - дип сөйли ул социаль челтәрләрдә.
Ике ел көткәннән соң Айгөлнең теләге кабул булган. Гомрәдән ул яулыгын башка салмаячак, дигән ният белән кайткан. "Мин ниндидер яклау астында кебек. Эчемнән нур бөркелә", - ди ул.
Чыннан да, шулай бит, дуслар?!