Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае эчендә) бирелсә – гөнаһ юк.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1445 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртача булганнар – 150 сум, хәлле кешеләр, байлар 1000 сум күләмендә бирә.
Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме - көненә 150 сум. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.
Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел зәкят нисабы, Русиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 515 мең сум чамасында, ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткәндә – нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның 515 мең сум акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты, зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят бирү мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.
Фото: pixabay.com.