+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
26 март , 09:20

Вакыт керү белән авыз ачу – сөннәт

“Кайвакыт без кояш баегач та, ифтар вакыты җиткәч тә авыз ачуны кичектерәбез, бу фазыйләтле мизгелгә тиешле дәрәҗәдә карамыйбыз. Ни өчен авыз ачуны кичектермәү хәерле?

Вакыт керү белән авыз ачу – сөннәт
Вакыт керү белән авыз ачу – сөннәт
Әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең авыз ачуны кичектермәү хакында әйткән сүзләре бар. Имам Әл-Бохаридан тапшырылган хәдистә болай диелә: “Минем өммәтем авыз ачарга ашыга торган булганда аларны бәрәкәт калдырып китмәс”.

Имам Ән-Нәвәви, бу хәдис вакыты керү белән үк, кичектермичә авыз ачарга кирәклеген аңлата, дип язган.

Димәк, вакыт кергәч тә, озакка сузмыйча, хөрмә җимеше яисә су белән авыз ачарга тырышырга тиешбез. Бу – Пәйгамбәребезнең сөннәте.

Кардәшләрем, шундый аңлатма биреп үтәсе булдым: “авыз ачуны кичектермәү” дигәндә, сүз ифтар вакыты җитеп тә, 10-15 минут, хәтта берәр сәгатькә кадәр авыз ачарга ашыкмау, моны соңга калдыру хакында бара.

Галимнәребезнең әйтүе буенча, авыз ачу вакыты кергәннән соң 30 секунд – 1 минут тирәсе көтеп тору хәерле булыр. Иң яхшысы – азан әйтеп бетерелгәнен көтеп (әгәр кемнең дә булса азан әйтелүен ишетү мөмкинлеге булса), азан догасыннан соң хөрмә җимешенә яки суга үрелү. Шулай эшләгән очракта ышанычлырак булачак.

Раббым тоткан уразаларыбызның хата-кимчелекләрен бетереп, камил рәвештә кабул итсә иде”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: