+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
28 март , 09:35

“Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”

Күз тию турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә болай диелә: “Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”. Бу сүзләрдән күз тиюнең нинди җитди нәрсә икәнен аңларга була. Күз тиюнең сәбәбләр бар һәм аннан ничек сакланырга?

“Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”
“Күз тию дөяне дә үтерә, кешене дә кабергә кертә”
Күз тиюнең өч сәбәбе бар:
1. Кеше нәрсәнедер ошатты, аңа сокланып карады исә, күз тидерергә мөмкин. Гәрчә, нияте булмаса да. Шуңа сокланганда “Сөбханаллаһ”, “Мәшаллаһ”, “Аллаһ бәрәкәт бирсен” дип әйтү кирәк.
2. Бер нәрсәгә яки кешегә озак карап тору.
3. Көнләшеп карау. Көнчел караш.

Нәтиҗә шул: һәр кеше күз тидерергә мөмкин. Әмма һәр күз тидерүче көнче түгел. Шулай ук теләсә кемгә күз тидереп була. Әмма власте, байлыгы, матурлыгы булган кешеләргә күз тию мөмкинлеге аеруча зур. Бүгенге көндә күп авырулар күз тиюдән килеп чыга.

Ничек сакланырга?
Аллаһ Тәгаләгә, безне сихер, күз тиюдән саклавын сорап, ихлас күңелдән дога кылырга кирәк. Хәлбуки, күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы “Фатиха”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре, “Аятел-Көрси” һәм “Каләм” сүрәсенең 51-52нче аятьләре укыла. Коръәнне күбрәк укырга кирәк. Әгәр укый белмәсәгез, тыңласагыз да була. Хәзер техник мөмкинлекләр зур бит. Чөнки Коръән укылган җиргә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте иңә. Ә Алланың рәхмәте иңгән урында җен-шайтаннар бозыклык кыла алмый, һәрдаим иманыбызны ныгытырга, Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнан тыелып яшәвебез кирәк.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: