+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
29 март , 09:37

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл Бала булган гаилә, йорт ямьле

Нурия һәм Илдар Галиевлар чәчкә кебек дүрт кыз тәрбияли.

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл Бала булган гаилә, йорт ямьле
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл Бала булган гаилә, йорт ямьле
Әни... Әти... Бала... Бу өч сүзне әйтү белән шул асыл кыйммәтләрне бергә бәйләүче дүртенче кыйммәт – ГАИЛӘ күз алдына килеп баса. Биш кенә хәрефтән торган гаилә сүзенең нинди зур мәгънәгә ия икәнен сөйләп тору да артык. Гаилә – баш өстендәге түбә, бер үк фамилияләр, әти-әни һәм бу гаиләне дәвам итүче балалар. Гаилә – бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы, иң кадерле кешеләрне сыендырган җылы оя ул.

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында матур, бәхетле, нык шундый оялар турында күбрәк сөйлисе, үрнәк аласы иде. Ә андый гаиләләр безнең шәһәр һәм районыбызда, Аллаһка шөкер, бихисап. Бүген сезне пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлык-сөенечләрен дә, кыенлыкларны да бергә уртаклашып яшәүче күркәм гаиләләрнең берсе – Нурия һәм Илдар Галиевлар белән таныштырасым килә.

Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар Фаил улын тирә-якта белмәгән кеше бик сирәктер. Ул әлеге вазыйфада – 2009 елдан, изге эш-гамәлләре, тирән эчтәлекле вәгазьләре, күркәм кешелек сыйфатлары белән мөселман кардәшләрнең олы ихтирамын яулады, һәр эшен бер Аллаһ ризалыгы өчен дип башкарган хөрмәтле имам. Әйтик, элекке мәдрәсә бинасын кире кайтаруга ирешүе, аның һәм күп мөселман кардәшләрнең тырышлыгы белән бүген бу бинаның балкып утыруы, анда инде 4 ел шәкертләр өчен дәресләр алып барылуы, тәрбияви әһәмияткә ия чаралар үткәрелүе генә дә ни тора! Бу юлы без аның белән имам булудан бигрәк, әти һәм ир кеше буларак сөйләштек, нинди гаиләдә үсүе, үз гаиләсе, гомумән, гаилә турында сүз алып бардык. Гаиләң түгәрәк, нык булганда гына, эшеңдә уңышларга, чын абруйга ирешеп була бит. Ә нык гаилә ул – ил ныклыгы.

– Гаилә кору яратудан, икенче яртыңны табудан башлана. Илдар Фаил улы, сез Нурия белән ничек таныштыгыз?

Ямьле мәдрәсә бинасында барган әңгәмәне шул сораудан башлап җибәрдек.
Илдар хәзрәт гаиләсе, кызлары, хәләл җефете турында шулкадәр яратып сөйләде, мин янә яхшы гаиләнең нигезе ата-ана тәрбиясеннән, дини тәрбиядән икәненә инандым. Сорауга җавап биргәнче ул гүзәл затларга карата гаять ихтирамлы булуын телгә алды, хатын-кызлар — халыкны тәрбияли торган зур кешеләр, Аллаһның рәхмәтләре яусын, зурласын, иншаллаһ, диде ул.
 
– Инде сорауга күчсәк, – дип дәвам итте сүзен ягымлы тавышы белән Илдар Фаил улы, – бүгенге көндә Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләп йөргән Лилия сеңлем таныштырды безне. Ул: “Абый, шундый әдәпле, тыйнак, акыллы бер кыз бар”, – дигәч, мин Нуриягә игътибар иттем. Болай белә идем инде, гаиләләрен әти-әни дә, туганнарым да беләләр иде, без икебез дә Ярмәкәй районының Тарказы авылыннан. Ике ел дуслашып йөрдек, мин ул чакта Бәләбәй татар гимназиясендә психолог булып эшли һәм 1989 елдан җомга намазларына йөри идем. Лилия гаиләләрендә – өч кызның иң өлкәне, әтиләре вафат булгач, әниләре Фәнүзә – минем әби – аларны берүзе күркәм тәрбия биреп үстергән. Мин өйләнгәнче үк сөйгәнемне намазга басарга өндәдем, һәм Нурия моны кабул итте. 2000 елда никах укыттык, безнең якта туй мәҗлесе уздырдык. Бөтен туган-тумачалар килгән туй бик күңелле үтте һәм... бернинди хәмерсез. Туганнар, болай да була икән дип, аптырашта калганнар иде, хәтта. Менә шулай, күкләрдә язылган никах, әти-әниләр фатыйхасы белән башланган гаилә тормышыбыз, Аллаһка шөкер, 24 ел дәвам итә.
 
– Нурия, исеме дә матур – нурга ия. Югары дөньяви һәм югары дини белемле Илдар хәзрәтнең тормыш юлдашы нинди ул?

– Нуриям 2000 елда Бәләбәй медучилищесын тәмамлады, башта район поликлиникасында эшләде, бүген шәһәр поликлиникасында эшләп йөри. Ул бик сабыр, тыйнак, чисталык-пөхтәлекне ярата. Бар җирне дә тәртипкә китермичә йокларга да ятмый. Әби һөнәре буенча пешекче, өч кызы да аннан күреп тәмле итеп пешеренергә өйрәнгән. Дуслашып йөргәндә дә үзләре ясаган тортлар, таба ашлары белән чәйләр эчерәләр иде. Гаиләдә хатын-кызның тәмле итеп ризык әзерләве, кыз балаларның әниләреннән күреп-өйрәнеп үсүе зур роль уйный. Гаиләнең ныклыгы аш-суга да бәйле, коры кашык авыз ерта, дип әйтә иде әбекәй.
– Гаиләдә кем баш, кем муен? Табак-савыт шалтыраган чак буламы? Менә шундый сораулар да бирәсе килә әле.

– Диндә ничек, шулай. Гаиләдә, әлбәттә, ир кеше – мин баш. Әмма без бар нәрсәне бергә киңәшләшеп эшлибез. Дөньяга карашларыбыз бертөрле булгач, нинди мәсьәләне чишкәндә дә уртак бер фикергә киләбез. Аллаһка шөкер, бер-беребезне кичермәслек гамәлләр кылмыйбыз. Мин – Нурияне, ә ул мине ярата, гаиләдә мәхәббәт булгач, кытыршылыклар эреп юкка чыга. Тәмсезләшеп яшәү яшәү түгел инде ул.

– Сөбханалла-машалла, Илдар хәзрәт, сез күпбалалы әти белән әни – чәчкә кебек дүрт кыз үстерәсез! Үзләре белән таныштырсагыз иде.

– Олы кызыбыз Мәдинә 2001 елгы, Бәләбәй медколледжында укыды. Бүгенге көндә әнисе белән поликлиникада эшли. Икенчесе – Нурсибә, БДПУда өченче курста укый, кайтканын сагынып көтеп алабыз. Әдиләбез апалары сыман татар гимназиясендә укый, 6нчы сыйныфта, мәчеткә Коръән дәресләренә дә йөри. Төпчегебез Раянага әле өч яшь ярым. Кызлар әниләренә өй эшләрендә булыша. Бәләкәйдән үзләрен намазга өйрәттек, ураза тоталар. Кызларым тыныч, басынкы, сабыр, һәркайсы да безнең өчен бик кадерле.

– Күп балаларда хәзер телефон чире...

– Әйе, телефоннан файдаланалар, бүген ансыз булмый, шулай да аерыла алмыйча утыралар дип әйтмәс идем.
 
– Кызларыгыз яулык бәйлиме?

– Урынына карап. Әйтик, әниләре белән аш бүлмәсендә нәрсәдер әзерләгәндә, мәчеткә барганда. Сеңлем Лилия татар гимназиясендә укытканда да гел яулык бәйләп йөрде, озын күлмәк киде. Бернинди ризасызлык белдерү булмады, киресенчә, аңа сокландылар гына. Нуриям да гел яулыктан. Яулык аны тагын да матуррак, сөйкемлерәк итә.

– Берүзегезгә – дүрт, хәләл җефетегез белән хәтта биш кыз! Башларыгыз әйләнмиме?

– Кемгә, кемгә, безнең өйдә иң рәхәте миңа! Игътибар үзәгендә – мин! Бер хан диярсең (көлә)! Дүртенче балабыз малай булмасмы дигән идек тә, әллә шуңа, анысы малайларга охшаган, шук, теремек. Мин – иң бәхетле әти, тәүфыйклары гына булсын берүк. Кызларыбызны күркәм холыклы итеп үстереп, үзләренә тиң татар егетләренә кияүләргә бирер көннәрне күрергә язсын. Пәйгамбәребез дә кызлар “алып кайту” әйбәтрәк, дигән бит.
 
– Гаиләгезнең нинди йолалары, гореф-гадәтләре бар?

– Туган авылга, әти-әниләр янына ешрак кайтырга тырышабыз. Кайта алмаган чакларда, ватсап аша сөйләшеп торабыз. Елына бер тапкыр бөтен туган-тумачаны җыеп, Коръән ашы үткәрәбез. Өч ел элек салынып бетмәгән йорт сатып алган идек, шуны җиткезү белән мәшгульбез, күп өмәләр үткәрдек, туганнар ярдәмгә киләләр, Нурия өмәчеләргә ашарга пешереп торды. Хөкүмәттән алган ана капиталы зур ярдәм булды. Бакчабыз, мунчабыз бар. Борыннан безнең татар, мөселман халкында мунчалы булу бик хупланган, чыны да шул, мунча — чисталык, сәламәтлек чыганагы инде ул.
Аннары, мин бит авыл малае, эшләп үскән, мал-туар яратам, әмма вазыйфам җаваплы, әлегә сыер, сарык асрарга мөмкинлек юк. Авыл тормышы – үзе бер сагынып сөйләрлек тарих ул: тышта хоккей уйнаулар, тау шуулар, эш эшләп, белеп үсү, табигать... Кызганыч, бүгенге балалар күп нәрсәдән мәхрүм. Гомумән, авылда яшәгән кешеләр гаилә кыйммәтләрен тирәнрәк аңлый, җаваплылыктан курыкмый. Без, әниләрдән күреп, алар өйдә юк чакта да килгән кешене чәй эчереп чыгарырга тырыша идек.
 
– Сез бик күркәм тәрбия алып үскәнсез. Үз әти-әниегез турында сөйләгез әле.

– Әнием Алсу өч яшьтә чакта әтисе белән әнисе аерылышканнар, ул әтисе белән калган. Үги анасы – бик яхшы, эшчән Мәсгудә әбекәй белән үскән. Алар Абдуллинда Зирекле районында яшәгәннәр. Кечкенәдән эштә уңган, ярдәмчел әнием 1970 елда Бәләбәйдә медицина училищесын тәмамлаган, үз гомерендә спиртлы эчемлек кабып карамаган. Юллама буенча Ярмәкәй районында эшләгәндә Тарказыдан әти белән танышып өйләнешкәннәр. 1974 елда 8 мартта туйлары булган. Быел язгы беренче бәйрәм көннәрендә барча туган-тумачалар бергә җыелып, әти белән әнинең бергә тора башлауларына 50 ел тулу уңае белән шөкер мәҗлесе үткәрдек.
Туган төбәктә әниемне күп авылларда беләләр, ихтирам итәләр, чын шәфкать туташы булды ул, диләр, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да, бураннарда да ярдәмгә ашыга иде. Әле дә киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итүчеләр бар.
Әтиемә килгәндә, ул балта остасы, төзүче булып эшләде, яшь чагында бик дәртле, кем әйтмешли, “бравый” егет булган. Әле дә кимен куймый: гармунда уйный, җырлый, кулыннан килмәгән эш юк.

Тигез, тату гомер кичергән әти-әни өчен гаилә беренче урында булды, алар, күп гаиләләр шикелле, балалар дип яшәде, барысын да булдырырга тырышты. Без, өч бала, алардан дөрес тәрбия алып үстек, олыларны да, кечеләрне дә ихтирам итәргә өйрәндек, аларга чиксез рәхмәтлебез.

– Илдар хәзрәт, гаиләнең татулыгы, ныклыгы нәрсәдә?

– Бер-береңне яратуда, ихтирам итүдә. Ир кеше гаиләсе өчен тырышса, хатын кеше үз вазыйфаларын чын күңелдән башкарса, гаилә ныклы була. Бу җәһәттән дин гыйлеме күпне бирә, шуны аңласыннар иде. Бүген аерылышулар күп булуның бер сәбәбе — дини тәрбия булмаудан. Дин бит намазга, хәләл ризык ашарга өйрәтә. Ә боларны үтәгән күңел бозылмый, пычранмый. Аллаһ Тәгалә безгә АКЫЛ биргән, акылын дин белән тәрбияләмәгән кеше хайван дәрәҗәсендә яши. Кеше гаиләм, якыннарым алдында, Ватаным алдында бурычларым бар минем дип, акылын тәрбияләргә тиеш. Киресе булганда... Украина хәлләре моны ачык күрсәтеп тора.
Әлхәмделүллаһи, без үз илебездә горурланып, шатланып яшибез. Матур яшәр, тату гаиләләр корыр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Раббыбыз безгә шулкадәр күп биргән, без аңлап кына бетермибез, кадерен белмибез, шунлыктан кыенлыклар-авырлыкларны үзебез тудырабыз. Аллаһка буйсыну, Аны истә тоту һәм онытмау, Аңа рәхмәт әйтү – менә шул, ягъни тәкъвалык җитми күңелебездә. Минем бар ирешкәннәрем, уңышларым Аллаһы Тәгаләдән, мин Аңа шөкер кылам.
 
– Гәзит укучыларга теләкләрегез?

– Һәркемгә ике дөньяда да бәхет телим. Нинди генә сынаулар килмәсен, сабыр булырга, булганның кадерен белеп, дөрес итеп кулланып, Аллаһы Тәгаләдән җиде буыныбызга да тәүфыйкъ, һидаять сорап, Аның ризалыгына ирешү өчен изге гамәлләр кылып яшәргә кирәк.

Зәйфә Салихова әңгәмәләште.
Бәләбәй шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: