+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
1 апрель , 09:40

Рамазан аеның хәлиткеч чорына кердек...

“Рамазан ае һәрбер мөселман тормышында бик тә әһәмиятле вакыт булып санала, ә шул айның ахыргы 10 көне аеруча зур әһәмияткә ия: бу – елның иң фазыйләтле айның иң кадерле, фазыйләтле көннәредер... Изге айның шушы чорына мөселманнар аерым игътибар бирергә һәм шушы көннәр дәвамында уразаларын тагын да камилләштереп, төп гыйбадәткә зыян салырга мөмкин барлык нәрсәләрдән катгый читләшергә тиеш.

Рамазан аеның хәлиткеч чорына кердек...
Рамазан аеның хәлиткеч чорына кердек...


Фарыз ураза тәмамланган көннәрдә фитра сәдакасын бирү мөселманнар өчен тиешле гамәл булып санала. Аның максаты – мохтаҗ кешеләргә ураза гаетен бәйрәм итәргә мөмкинлек булдыру. Хәдистән мәгълүм булганча, фитраны тапшырмаган кешенең уразасы кабул булмыйча, җир белән күк арасында эленеп торыр...

Рамазан аеның ахыргы декадасы игътикәф (мәчеттә кунарга калып гыйбадәт кылу) һәм мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе белән дә бик кыйммәтле. Бу да – Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте, мөэминнәргә бирелә торган кадерле бүләге.

Хәдисләрдәге мәгълүматка нигезләнеп, галимнәр тарафыннан рамазан аеның ахыргы 10 көне “тәмуг утыннан котылу көннәре” дип билгеләнә. Кем уразаның тәмамлану чорына туры килгән шушы көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның элек кылган һәм Җәһәннәмгә керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм ул, шулай итеп, Җәһәннәм утыннан котылыр. Рамазан аеның ахыргы 10 көне бу нисбәттән – хәлиткеч көннәр. Бу вакыт аралыгы ураза тотучылар өчен үзенә күрә бер финиш кебек. Шушы көннәрдә кылган гыйбадәтнең ихласлыгы нәтиҗәсендә мөэмин Рамазан аеннан гөнаһсыз, чиста күңелле бала кебек чыгар...

Бер хикмәт иясе аңлатканча, әгәр кеше Рамазан ае ахырына рухи мәгънәдә камилләшмичә, бу айдан гөнаһларыннан арынмыйча һәм әҗер-савапларга ирешмичә чыкса, ул мунчага кереп тә шуннан юынмыйча пычрак килеш чыккан бер хәерсез бәндә хөкемендә булыр...

Рамазан аеның ахыргы 10 көне ул – тәүбә кылу һәм гөнаһларны гафу итүне сорап аллаһка ялвару вакыты да. Ислам галимнәре белдергәнчә, Аллаһка догалар белән мөрәҗәгать итү өчен иң яхшы вакытлар ул – Азан белән камәт арасы, сәхәр (уразаны ниятләү), ифтар (авыз ачу) вакытлары һәм тәһәҗҗүд намазы укыла торган төннең өченче өлеше. Ә иң хәерле һәм файдалы дога ул – Аллаһтан гафу үтенү догасы: “Аллаһүммә иннәкә гафүввүн түхиббүлл гәфвә фәгфү гәннии” (Йә Аллаһ. Дөрестән дә Син гафу итүче, гафу итәргә яратсың. Мине гафу итсәң иде”)”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.


Фото: vk.com/rishathazrat

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: