+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 апрель , 09:38

Иманны тоеп яшәргә кирәк

Ислам – гыйлемнән, гыйлеммәгълүматлылыктан башлана.

Иманны тоеп яшәргә кирәк
Иманны тоеп яшәргә кирәк

Илеш районы үзәк китапханәсендә Дөмәй авылы мәчете мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Зәмзәмия Казыйханованың “Иманны тоеп яшәү” дип аталган вәгазьләр китабын Югары Яркәй авылы халкына тәкъдир итү кичәсе үтте. Мәҗлескә “Тәүбә” мәчетенең, башка авылларның остаз-мөгаллимәләре, мәчет каршындагы курсларда гыйлем алучы мөслимәләр, райондашлар җыелган иде.

“Иман ул – яшәү моңы” дип аталган әдәби кичәне китапханә каршында эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, китапханәче Клара Хәлиул­лина әзерләп, эчтәлекле итеп алып барды. Аны Нәүфәл хәзрәт Ашарапов изге Коръән аятьләре белән ачып җибәрде.
Зәмзәмия Казыйханова китабын юкка гына “Иманны тоеп яшәү” дип атамаган, анда ул халыкка дини кыйммәтләрне җиткерү максатыннан уйланырга тәкъдим итә.
Китаптагы “Бисмилләһтән башлыйк”, “Аллаһы Тәгалә һәм Иблис турында”, “Бәхетлеләр дөньядан иман белән үтә”, “Кыямәтнең кайчан булачагын Аллаһы Тәгалә белә”, “Сират – җәһәннәм өстеннән сузылган күпер”, “Намазыңны дөрес укы”, “Кешеләрне Исламга ничек дөрес үгетләргә?”, “Сәхабәләр – күп буын мөселманнарга үрнәк кешеләр”, “Өммәт аналары”, “Җиде егеткә – ун кыз”, “Шәхси үрнәк” бүлекләренә тупланган вәгазьләрне hәм башка темаларны остазның хезмәттәшләре Гөлнур Шәйдуллина, Мәүлидә Закирова, Илеш районы Мөслимәләр советының бүлекчә җитәкчесе Фәндәлия Шәрифҗанова, Розалия Идрисова тәфсилләп бәян иттеләр.
Зәмзәмия Әхияр кызына райондашларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларны юллады һәм җентекле җаваплар алды.
Китапның тирән эчтәлекле, аңлаешлы, гади телдә язылуы hәм эре шрифт белән басылуы өлкән яшьтәге ханымнарның күңеленә бигрәк тә хуш килде.
Шундый җылы мохиттә оештырылган кичә сизелми дә үтеп китте. Анда катнашучылар остазыбызга сәламәтлек, иман һәм дини мәгърифәтчелек юлында иҗади уңышлар теләп таралышты.

Мәүлидә ЗАКИРОВА,
педагог-мөгаллимә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: