+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 апрель , 10:25

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк”

“Коръәндә: “Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк”, – дип әйтелгән (“әл-Кадр” сүрәсе, 3нче аять). Бу бердәнбер төннең тулы бер кеше тормышыннан яхшырак икәнлеген аңлата, мең ай якынча 83 елга тиң бит. Традиция буенча бу төн Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, әмма бу бик үк дөрес фикер түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам хәдисләреннән аңлашылганча, мөселманнар, бу төннең җиткәнен көтәргә түгел, ә аны эзләргә тиеш.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк”
“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк”

Аллаһ Илчесе безгә: “Аны Рамазанның соңгы так 10 төненнән эзләгез”, – дип әйтеп калдырган. Моннан бу мөбарәк төннең 21, 23, 25, 27 яки 29нчы кичәсендә булу мөмкинлеге аңлашыла. Башка хәдистә әлеге төннең Рамазан аеның 30нчы кичендә булырга мөмкинлеге хакында әйтелә (Әл­-Бохари “Сахих”ы, 2017; Мөслим “Сахих”ы, 1169).

Шуңа күрә мөселманнарга әлеге мөбарәк айның 10 төнен, зур тырышлык куеп, ихласлык белән, изге гамәлләр кылып – Коръән һәм намазлар укып, Аллаһтан рәхимле булуын һәм ярлыкавын сорап үткәрергә тырышырга кирәк.

Шулай да хәдисләрнең берсендә китерелгәнчә, Кадер кичәсе, чыннан да, Рамазанның 27нче кичәсендә еш була, шунлыктан мөселманнар бу кичне зарыгып көтә. Әлбәттә, мөселманнарның мондый омтылышы шатландыра, әмма башка төннәргә игътибар итмичә, без бу мөбарәк төнне күз уңыннан ычкындырырга мөмкинбез. Чөнки Аллаһтан башка беркем дә бу төннең кайчан буласын белми.

Коръәндә бу төндә исәпсез сандагы фәрештәләрнең җир йөзенә төшеп тулулары, һәм бу төндә безнең һәр догабыз яки үтенечебез, бу төндә кылган һәр игелекле эшебез, шул мизгелдә үк фәрештәләр тарафыннан исәпкә алынып, Раббыбызга җиткерелү турында хәбәр ителә.

Коръәндә: “Ул - сәлам (тынычлык һәм ял) таң атканчыга кадәр”, – дип әйтелә (“әл-Кадр” сүрәсе, 5нче аять). Һәм бу төндә кылынган теләсә кайсы игелекле гамәл өчен әҗер-савапны хәтта аңлатып биреп тә булмый”, дип яза мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” дигән китабында.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: