+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
4 апрель , 11:40

Ачу чыкса, ураза бозыламы?

Ураза тотканда ачу чыкса, сүгенсәң, нишләргә? Ураза бозыламы? Ачның ачуы яман, диләр. Кайвакыт ачу чыгып, башкаларга катырак сүз әйтелә. Андый вакытта нишләргә?

Ачу чыкса, ураза бозыламы?
Ачу чыкса, ураза бозыламы?
Андый чакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам: «Мин – уразада, мин – уразада, мин - уразада», – дип өч тапкыр әйтергә киңәш иткән.

Кемдер сиңа "кызып" китте икән, аны туктатыйм дип, кычкырып җавап кайтарырга ашыкмагыз, сабыр булыгыз.

Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Үзебез дә сизмәстән, берәр кешегә ачуланырга, үпкәләргә мөмкинбез. Ураза ахырында фитыр сәдакасы бирәбез. Фитыр «юу, чистарыну» дигән мәгънәне аңлата. Фитыр сәдакасы менә шул хилафлыкларыбызны юкка чыгара.

Ачу җәһәтеннән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең башка хәдисе дә бар. Ул анда: «Ачуың килсә – утыр, алай да бетми икән – ят, болай да бетмәсә, су янына барып, тәһарәт ал», – дип тәкъдим итә. Без дә әнә шулай, үзебезне кысада тотып, уразабызны бозмаска тырышыйк.

Әгәр кеше ялгыш сүгенсә, ачуы купса, ул тәүбә итә (истигъфар китерә) һәм бу аның уразасын бозмый, ул аны дәвам итә. Әгәр кеше уразалы килеш махсус сүгенеп йөрсә, ул уразаның кыйммәтен югалта. Рамазан - сабырлык ае. Түземле булырга тырышыйк”, - дип яза Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: