Бөек, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Изге айда ифтар үткәрү – күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул. Кырмыскалы районының Шәйморатов мәчетендә узган ифтар мәҗлесе әнә шул юмартлыкның бер дәлиле булды.
Бу көнне ифтар белән ураза тотучыларны Уфа шәһәрендә яшәүче Лилия Бәдретдинова һәм Шәйморатов авылыннан Зинфира Хисмәтуллина сыйладылар. Табын әзерләүдә аларга гаиләләре, туганнары, дуслары ярдәм итте.
Авылның имам-хатыйбы Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин билгеләвенчә, изге күңелле кешеләр мәчеттә ифтар мәҗлесе үткәрү теләген әйткәч, ул аларга барлык нечкәлекләрен аңлата, киңәшләрен бирә һәм үзе дә мәчеттә әзерлек эшләренә тотына. Шунысы куанычлы: узган елда үткәрелгән капиталь ремонттан соң иман йорты танымаслык булып үзгәрде — биредә җылы да, якты та, барлык уңайлыклар да бар. Ләкин биләмәсен бераз кар баскан иде. Шуны чистарту өчен имам-хатыйб Шәйморатов авылы биләмәсе хакимиятенә шалтыраткан. Илвир Моратшин шунда ук техника җибәргән һәм биләмә тәртипкә китерелгән. Шулай ук, даими ярдәмчеләре Расих Бакиров белән Венер Хәбетдиновка да бик рәхмәтле Әфкать хәзрәт, барлык эшләрне алар бергәләп башкара, изге башлангычларны да тәүгеләрдән булып нәкъ алар күтәреп ала.
Ифтар мәҗлесен үткәрүдә авыл халкы да зур ярдәм күрсәтте. Әйткәндәй, мондый саваплы эшләргә шәйморатовлылар һәрвакыт зур теләк белән кушыла. Менә бу юлы да күмәк көч һәм тырышлык белән әзерләнгән чарадан зур бәйрәм килеп чыкты. Мәҗлескә күрше Арслан, Илтирәк, Иске Муса авылларының дин әһелләре дә килде.
Мәҗлесне ачып, Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазь укыды. Шулай ук илебездә, йорт-җиребездә тынычлык урнашып, бүгенге көндә сугыш эчендә йөргән ир-егетләребез исән-имин Җиңү белән туган йортларына әйләнеп кайтсын, дигән теләкләрен әйтеп, ил-көн тынычлыгы, иминлеге өчен бергәләп дога кылдылар.
Аннары җыелучылар табын артында урын алды. Әзерләнгән тәмле ризыклар, кайнар пылау һәм чәй белән сыйландылар.
Чыннан да, ифтарга барып, авыз ачып кына калмыйсың, ишеткән вәгазьләрдән, киңәш-табышлардан нинди дә булса фәһем аласың. Шул ук вакытта ул күптән күрешмәгән авылдашлар, танышлар белән очраштыра, араларны якынайта һәм җан азыгы да бирә.
Шәйморатовлылар да бу ифтар ашыннан бик канәгать калып, һәркем аннан үзенә рухи азык та алып һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралышты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.