+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
8 апрель , 10:50

Шәүвәл ае уразасы

“Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) ураза тота. Шушы уразаның фазыйләте турында искәртеп, Аллаһның расүле – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кем Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда 6 көн өстәсә – ел буе ураза тоткан кебек булыр”.

Шәүвәл ае уразасы
Шәүвәл ае уразасы
Икенче бер хәдистә төгәлрәк мәгълүмат бирелә: “Аллаһ Тәгалә һәр яхшы гамәл өчен 10 яхшы гамәлнең савабын яза. Шуңа күрә бер айлык ураза ун айга тиң, 6 көнлек ураза исә – ике айга тиң, һәм болар барысы бер еллык ураза кебек була”.

6 көнлек нәфел уразасын Шәүвәл аеның беренче, ягъни гает көненнән кала һәр көнендә дә тотарга мөмкин (шәригать буенча гает көннәрендә ураза тоту тыела). Шәүвәл ае уразасын гадәттә 6 көн рәттән тоталар, шулай да рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел: бүлеп, әйтик, көн аралаш яисә берәр - икешәр көн тоту да рөхсәт ителә (иң мөһиме – Шәүвәл уразасы 6 көнгә тулырга тиеш булуын, шулай ук аерым Җомга һәм аерым шимбә көннәрендә тотарга ярамаганын онытмау сорала).

Кияүдәге хатын-кыз нәфел уразасын (шул исәптән Шәүвәл аеныкын да) ире каршы булмаган очракта гына тота ала.

Шәүвәл ае уразасын ниятләүдә “нәфилә” һәм “Шәһри шәүвәл” сүзләре өстәлә, авыз ачу догасы исә Рамазан аендагы кебек була.

Шәүвәл аендагы гыйбадәтебез кабул ителеп, Аллаһ Раббыбыз вәгъдә иткән әҗерләргә ирешергә насыйп булсын!” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: vk.com/rishathazrat

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: