+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 апрель , 10:09

И, газиз туган җирем!

Кече Ватаны өчен җан атып яшәүче Рабис Салихов Илеш районының Дөмәй авылында күркәм мәчет төзетте.

И, газиз туган җирем!
И, газиз туган җирем!

Күптән түгел 75 яшен тутырган Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе, “Жилстрой­инвест” компанияләр төркеменең генеральный директоры Рабис Салихов тормышында быел өч истәлекле вакыйга булды: 5 февральдә Русия Президенты Владимир Путин указы белән Рабис Салихов “Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены”ның медале белән бүләкләнде; 16 февральдә “Атайсал” проекты кысаларында Рабис Салихов туган авылы Дөмәйдә төзеткән яңа мәчет ачылды; 24 февральдә исә Илеш халкы файдасына башкарган нәтиҗәле эшләре өчен Илеш районы Советы карары белән Рабис Салих улы Салиховка “Илеш районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Әйтергә кирәк, атаклы төзүченең мәртәбәле исем һәм бүләкләре бик күп. Ул – Русия Федерациясенең “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, Русия төзүчеләр берлегенең “Төзелештәге казанышлары өчен” орденнары иясе. 2020 елда Уфа шәһәре халкы алдындагы зур хезмәтләре, башкала файдасына, аның иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлеге өчен шәһәр Советы карары белән Рабис Салиховка “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелде (хәзерге вакытта мондый мактаулы титулны 18 кеше йөртә).
Шәһәр Советы утырышында югары исемгә лаек булу уңаеннан Рабис Салихов болай дигән иде:
– Минем өчен шәһәрнең күренекле кешеләре, Уфаның шәрәфле шәхесләре арасында булу – зур хөрмәт. Минем хезмәт кенәгәм 1968 елның мартында ачылган иде, 34 ел Уфада эшлим һәм 23 ел шәһәрдә торак төзү белән шөгыльләнәм. Әле бу финиш түгел, хезмәт кенәгәм ябылмаган. Шәһәребезнең архитектура йөзен үзгәртүгә һәм халыкның яшәү шартларын яхшыртуга уңай йогынты ясый торган амбициоз проектларны гамәлгә ашырабыз. Ышанычыгызны аклау өчен киләчәктә дә тырышып эшләячәкмен.
Әйе, бу күпкырлы шәхеснең тормыш юлы соклангыч. Ул үзен гадел җитәкче, талантлы оештыручы, уңышлы һәм ышанычлы бизнесмен, игелекле иганәче итеп танытты.

Язмыш Дөмәйдән аермады

Туган як, туган авыл һәркайсыбызга газиз. Кайда гына, ничек кенә матур яшәсәк тә, ата-баба нигезе безне үзенә тарта, балачак сукмаклары гел чакырып тора. Кемнедер гомере буе җирсеп, сагынып яшәргә мәҗбүр итә ул туган авыл. Кемдер исә, язмышка буйсынып, читтә гомер кичерсә дә, рухы белән туган туфрактан аерылмый. Рабис Салихов — нәкъ шундый кеше. Ата-баба нигезенә тугрылык аның йөрәк түрендә, авыл хәстәрлекләрен үзенекедәй кабул итә. Аның туган авылындагы бихисап игелекле эшләре — шушы тугрылык һәм игелекнең ачык чагылышы. Туган җирнең тарту көчен һәр күзәнәге белән тоеп яши ул.

Ата-баба үрнәге

Салихҗан абзый белән Фәүзелҗинан апаның тырыш һәм булдыклы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала Рабис. Нәселләре элек-электән укымышлы. Аларның борынгы бабалары —Уразман аң-белемле һәм халык арасында абруй казанган хәзрәт-мәгърифәтче булган. Укымышлы муллалар династиясен Уразманның оныгы, Дөмәй авылының указлы мулласы Габделмалик дәвам иткән. Аның улы — Салихҗан үз чорының гыйлемле кешесе — гарәп, латин графикасы белән дә, урысча да иркен укый-яза белгән. Аны, авылның ихтирамлы кешесен, колхозлашу чорында бригадир итеп куйганнар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, өч тапкыр яраланган. Хатыны һәм балалары, туганнары бәхетенә исән-сау әйләнеп кайта да тыныч тормыш төзелешенә җиң сызганып тотына Салихҗан абзый.
Бик оста куллы иде, дип хәтерлиләр аны. Шушы хатирәләрнең дәлиле — алты почмаклы күркәм йорт әле дә урамга ямь биреп тора. Аны алтмышынчы еллар башында эшсөяр уллары белән бергәләп салган ул.
Гомумән, Дөмәй авылындагы йорт-каралтылар, социаль объектлар бик төзек. Күпләр өйләрен заманча итеп яңарткан. Болар барысы да биредәге халыкның тырышлыгын, “Маяк” хуҗалыгының ныклыгын, ярдәм итәр кешеләрнең барлыгын ачык күрсәтеп тора.
Урамга ямь биреп тора, дигәннән. Рабис Салих улы төп нигез ихатасын яңарткан, коймалар көлеп тора. Ә өй Сәлихҗан абзый чорындагы кебек, түбәсе генә яңадан ябылган. Бу өй — әткәй-әнкәй төсе, алда әйтелгәнчә, балачак һәм яшьлек турында һич җуелмас якты хатирәләр шаһиты. Хәзер килеп туган нигездә иман нуры балкыды — йорт янәшәсендә мәһабәт “әл-Малик” мәчете үсеп чыкты.

Ата һөнәре – балага мирас

...Салихҗан останың уллары бик иртә кул арасына керә, аеруча балта-чүкеч эшләренә һәвәс була. Рабиста да киләчәктә төзүче булу теләге шушы чорда ныгыгандыр. “Атасыннан күргән – ук юнган”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит бабайлар.
Бу дөньяда нәрсәгә булса да ирешү өчен, беренчедән, тырышлык, икенчедән, дөрес максат куеп, шул максатка бару юлыннан тайпылмаска кирәк. Ләкин бу да аз әле. Иң мөһиме — җаныңда иман, ниятләрең изге булырга тиеш. Бары тик шушы шартлар туры килгәндә генә Аллаһы Тәгалә синең алдыңда юллар ача. Ата-бабаларыбыздан килгән нигезле тәрбия үрнәкләренең берсе бу. Рабис Салих улының зиһене кечкенәдән үк шушы тәэсирле сүзләрне сеңдергәндер. Шулай булмаса, берничә кеше гомеренә җитәрлек изге гамәлләр кыла алыр идемени?!
...Үсмер чакта ук ир-егетләргә хас һөнәрләрне үзләштерә Рабис Салихов. “Сталинец” комбайнында прицепщик та, комбайнчы ярдәмчесе дә, сабанчы да булып эшли. Нәселдән килгән тырышлык, яңага омтылыш, максатчанлык, яшьли үзләштергән һөнәрләр, ата-ананың төпле тәрбиясе күпкырлы шәхес итеп формалаштыра аны. Туган авыл дигән мөкатдәс төшенчә сизгер күңелле Рабисның йөрәгендә гомерлеккә кала. Еллар үткән саен яшьлек елларындагы матур хатирәләр аны оныттырмый, киресенчә, ул кадерлерәк була бара.
Мәктәптән соң ул Октябрьский нефть техникумын тәмамлый. Көнбатыш Себердә “кара алтын” яткылыкларын разведкалауда катнаша. Армия хезмәтен тутыргач, яшьлек романтикасы Рабисны Карман ГРЭСы төзелешенә алып килә. Читтән торып Уфа нефть институтының төзелеш факультетын тәмамлый. Удар комсомол төзелешендә дәрте ташып торган булдыклы егеткә игътибар итәләр, партия өлкә комитетына эшкә үрләтәләр...

Бөтен илгә танылды

Илдә иҗтимагый корылыш үзгәргәннән соң, Рабис Салих улы үз эшен булдырырга карар итә. 1997 елда “Жилстройинвест” төзелеш компаниясен оештыра. Рабис Салиховның төзелеш оешмасы тәүге күпкатлы йортны Уфаның Ленин урамында күтәрә. Ул вакыттан соң инде күп сулар акты, Башкортстанның төзелеш базарында күп үзгәрешләр булды. Менә утыз елга якын инде “Жилстройинвест” компанияләр төркеме торак йортлар төзи. Һәм торакның ниндиен әле! Яңа технологияләрне үзләштереп, төзелеш сыйфатын күтәреп, клиентлар турында кайгыртып, үз өстенә алган йөкләмәләрне төгәл үтәп, компания абруй яулады. Мәсәлән, Уфадагы “Парус” торак комплексы (курчак театры янында) күпләребезгә яхшы таныш. 2011 елда ул архитекторлар тарафыннан “Елның иң яхшы фасады” дип танылды. Ә “Айгөл” комплексы (Ленин һәм К. Маркс урамнары аралыгында) үз вакытында республика смотр-конкурсында “Уфаның иң яхшы торак комплексы” дип аталды.
“Жилстройинвест” республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә танылу алды: өч тапкыр – 2018, 2019, 2020 елларда “Русиянең ышанычлы төзелеш оешмасы” дигән алтын билгегә лаек булды. 2022 елда Рабис Салихов “Ел иганәчесе” номинациясендә җиңүче булды. Махсус хәрби операция башлану белән ул видеокүзәтү өчен техника, Росгвардиянең спецназ отряды өчен дроннар сатып алды һәм ЛХРның Красный Луч шәһәрендә мәктәпне ремонтлатты.
“Жилстройинвест” компанияләр төр­кеме барлыгы йөзләрчә мең квадрат метр торак һәм алты бизнес-үзәк төзеде. Соңгы елларда гына “Апельсин”, “Эверест”, “Фес­тиваль”, “Четыре сезона”, “Тихая роща”, “Тихая роща-2”, “Идел Тауэр” һәм “Аристократ” дип исемләнгән, Уфа­ның йөзек кашы булырдай әһәмиятле торак комплексларын файдалануга тапшырды. Төзелеш үзенчәлекләрен һәм Салиховны яхшы белүче кешеләр аның киң эрудицияле шәхес, югары һөнәри сыйфатлы белгеч булуын билгелиләр. Әйе, ул — табигате белән төзүгә, яңалыкка, яхшылыкка омтылучы, хыялын тормышка ашыручы, башкарган эшенең нәтиҗәсен­нән тәм таба торган кеше. Хәзер аның баш­­лангычын балалары лаеклы дәвам итә.

Авыл күрке – “әл-Малик”

Мәчет салу — өй салу гына түгел. Аны теләсә кем эшли алмый һәм теләсә кем эшләргә тиеш тә түгелдер. Бу бик зур батырлык һәм җаваплылык таләп итә торган гамәл...
Белүебезчә, мөселманнар элек-электән мәчет төзелешенә зур игътибар биргән, шуңа күрә аларның күбесе гүзәл архитектура әсәрләре санала. Мәчет бинасы әллә кайдан аерылып тора. Чөнки безнең халыкның башкаларныкына охшамаган архитектура традицияләре бар. Ул Идел буе Болгары, Казан ханлыгы һәм Алтын Урда кебек ислам цивилизацияләре яшәгән чорда ук формалашкан ди белгечләр.
Дөмәйдәге яңа мәчетнең визуаль концепциясе архитекторларның мәчетләрне проектлау һәм төзү стильләрен, архитектура һәм конструктив үзенчәлекләрен тирән өйрәнеп, дини бина төзелешенә заманча якын килүен күрсәтеп тора. Мәсәлән, мәчетнең квадрат формасында салынуы мөселманнар өчен изге Кәгъбәне күздә тота. Кәгъбә — Мәккәдә, Мәсҗид әл-Хәрәмнең уртасында урнашкан бина. Кәгъбәнең икенче исеме — Изге йорт. “Кәгъбә” сүзе үзе “куб” дигәнне аңлата һәм аның формасында чагыла. Әл-Малик мәчетенең интерьеры ифрат заманча стильдә башкарылган. Күз явын алырлык ап-ак өслеккә алтын декоратив элементлар йөгертелгән, тамчылар рәвешендәге люстралар эленгән, тәрәзәләр бина биеклеге, манарадагы айга карасаң, бабайлар әйтмешли, баштан бүрек төшеп китәрлек...
Мәчеткә якынлашу белән үк күңелне ниндидер илаһи халәт биләп ала, рухи күтәренкелек тоясың. Борынгыларның: “Мәчет булган авылда бәхет бар. Аллаһ йортында бәндәләр тән һәм җан авыруларына шифа таба”, — дигән сүзләре искә төшә...
“Әл-Малик” мәчете янында ландшафт паркы да ясаганнар. Русиядә тиңе булмаган бу Аллаһ йорты кичен тылсымлы төсләр яктылыгында ерак гасырлардан килгән дини-милли мирасыбызны чагылдыра сыман. Мәчет — Дөмәй авылы кешеләрен, район халкын рухи берләш­терүче дә, кабатланмас архитектурасы белән туристларны, матурлыкны күрә һәм бәяли белгәннәрне үзенә тартып торучы дини-мәдәни объект. Әйткәндәй, “әл-Малик” — Аллаһыбызның 99 исеменең берсе. Бу исем Аллаһының бөтен галәмгә хуҗа булуын, аның мәлиге — хөкемдары булуын аңлата.

Якташлар рәхмәте

“Әл-Малик” мәчетен ачу тантанасына авылдашлар, Илеш районы авыллары кешеләре, район җитәкчеләре, башкала кунаклары җыелган иде. Анда чыгыш ясап, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин: “Мин шушындый мәһабәт мәчет барлыкка килсен өчен барысын да эшләүчеләргә, бигрәк тә үзенең изге ниятләре, эшләре белән авыл яшәсен һәм үссен дип тырышкан Рабис Салиховичка, игелекле эшкә катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм”, — диде.
Дөмәйдәге “Маяк” хуҗалыгын 23 ел Җәмигънур Мөхтәров җитәкли. Шушы чорда хуҗалык итүдә һәм халыкның яшәешендә күп үзгәрешләр булды.
— Авылга газ керткән чактан ук эшләр белән даими кызыксынды, ярдәм итте Рабис Салихович, — ди ул. — Авылларның социаль-икътисади кыенлыклар кичергән чоры иде. Хәзер инде, шөкер, ныклап аякка басып киттек, алга карап, планнар корып яшибез. Рабис Салихович белән беренче күрешкәндә үк аның: “Нинди уй-хыяллар белән яшәп ятасың, нинди проблемалар борчый?” — дип сораштыруын әлегедәй хәтерлим. Тора-бара еш кына очраша башладык. Чәчү алдыннан да, уракка төшкәндә дә күрешми калмыйбыз. Алда торган күп кенә эшләр хакында киңәшләшәбез. Авыл кешесенең тынгысыз хезмәтен күреп, җилкәсендә татып үскән кеше булгач, һәрьяклы ярдәм күрсәтә ул. Мәсәлән, хуҗалыкка 6,8 миллион сумлык “Акрос” комбайнын, “ДТ”­- тракторын сатып алды. Без аның белән бергәләп басуга барабыз. Ул, комбайнчы янына утырып, басу әйләнүдән дә тартынмый. Ашлык исен, балачак исен сагынуы сизелеп тора.
Авылдашыбыз, миллионнарча сумнар сарыф итеп, өр-яңа янгын сүндерү депосы, табиблык амбулаториясе төзергә булышты, мәдәният йортын, урта мәктәпне ремонтлаганда күп ярдәм итте. Һич арттыру түгел, Рабис Салиховичның, аның энесе Рәиф Салихович Маликовның (озак еллар “НефАЗ” җәмгыятенең генеральный директоры вазыйфасында эшләде) шушы авылдан булуына ихлас сөенәм мин. Күреп торасыз, аларның турыдан-туры ярдәме белән авылдагы көнкүреш яхшырды. Ата-бабаларның каберенә зиярәт кылган, алар рухына дога укыган авылдашлар иманлы кешеләребез — Рабис һәм Рәиф агаларга исәнлек-саулык теләп рәхмәт әйтә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: