+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 апрель , 09:36

“Укыйм тиз-тиз күңелдән бер сүрә Коръәннән”

“Гомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан”, - дип язган Габдулла Тукай.“Төрле хәлләрдә Аллаһ Тәгалә белән тиз арада элемтәгә керү өчен Коръәннән аятьләре.

“Укыйм тиз-тиз күңелдән бер сүрә Коръәннән”
“Укыйм тиз-тиз күңелдән бер сүрә Коръәннән”

Кайгы килгәндә – 2нче сүрә, 25нче аять.
Гөнаһлы гамәл эшләгәннән соң – 39нчы сүрә, 53нче аять.
Тынычлык һәм дөрес юл эзләгәндә – 5нче сүрә, 16нчы аять.
Якын дус кирәксенгәндә – 2нче сүрә, 257нче аять.
Якын дустыңны сагынганда – 50нче сүрә, 16нчы аять.
Мәхәббәт һәм тынычлык теләгәндә – 30нчы сүрә, 21нче аять.
Депрессия кичергәндә – 13нче сүрә, 28нче аять.
Башкалар сезгә тиешле бәя бирми дип тойганда – 76нчы сүрә, 22нче аять.
“Мин оттырдым (җиңелдем)” дип күңел төшкәндә – 12нче сүрә, 87нче аять.
Үзеңне нәрсәдәндер мәхрүм ителгән, җәберләнгән итеп тойганда – 14нче сүрә, 34нче аять.
Авырлыклардан тәмам арганда – 94нче сүрә, 5нче аять.
Кешеләр сезгә каршы чыкканда – 25нче сүрә, 63нче аять.
Курку һәм хәсрәтләнү тойгыларыннан арынырга теләгәндә – 2нче сүрә, 112нче аять.
Ярлыкану һәм гафу ителүгә өметләнгәндә – 3нче сүрә, 135нче аять.

Элемтәгә керү бушлай, ләкин фарыз һәм вәҗеб “салымнары” түләнгән булса, нәтиҗә ышанычлырак була”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: