Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.
Аның иң гади, әмма иң саваплы ысулы әлеге сүзләр: “Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи” (Мәгънәсе: “Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын”).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 мәртәбә әйткән. Күз алдыбызга китерик, җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне көненә 100 тапкыр әйткән. Ә без ничә тапкыр әйтергә тиеш икән?!
Тәүбә кылуның ике шарты бар. Алар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ихластан үкенергә тиеш.
2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка кайтмаска, ягъни аларны кылмаска тиеш. Тәүбә кылуның махсус намазы да бар”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: pixabay.com.