+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
19 апрель , 09:20

Стресска каршы тору өчен нишләргә кирәк?

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның стрессларга каршы тору буенча биш киңәше.

Стресска каршы тору өчен нишләргә кирәк?
Стресска каршы тору өчен нишләргә кирәк?


“1. Әр-ризку'әләллаһ. Ризык бары Аллаһтан. Шунлыктан, Аннан тыш, беркем алдында да башыңны имә.

2. Тәвәккәлтү'әләллаһ. Иң элек үзеңнән торганын эшлә, аннары Аллаһка тапшыр да Аннан гына ярдәм көт.

3. Йә Насыйп. Сиңа дигән синнән китми, вакыты җиткәч, насыйбы була.

4. Йә Сабыр. Сабыр була бел, яз да вакытыннан алда килми.

5. Бу да узар! Онытма, байлык белән ярлылык, сәламәтлек белән хасталык, уңыш белән уңышсызлыкның – һәммәсенең ахыры бар. Хәтта синең әле алган сулышың башкача кабатланмый, ул инде суланган. Гомеребез дә, һичшиксез, тәмамланачак. Бары мәңгелек, ахыры булмаган Аллаһка сыена бел!”

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: