“Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча, хатын-кызга зиратка бару рөхсәт ителә.
Элек-электән бу мәсьәләгә карата ике төрле фикер йөртүче бар.
Ярамый, дип әйтүчеләр моны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Каберләрне зиярәт кылган хатын-кызларга Аллаһның фәрештәләре ләгънәт укырлар”, – дигән хәдисенә таянып әйтәләр.
Әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең икенче бер хәдисендә: “Мин элек тыйганны рөхсәт иттем”, – диелә.
Элек җаһилият заманында хатын-кызлар тиешенчә киенә, госел тәртипләрен үти белмәгән. Шул вакытта зиратка бару аларга тыелган булган. Соңыннан рөхсәт ителә.
Бер хатын-кыз зиратта елап утырганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңарга, ник елыйсың, кабер янында еларга ярамый, ди. Нишләп кабер янында утырасың, дими.
Хәдисләрдән без Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабер янында дога кылуын беләбез.
Шуңа да хатын-кыз госелле булса, башына яулыгын бәйләсә, тиешле итеп киенсә (бөтен җире капланган булса), күрем вакыты булмаса, зиратка барырга ярый", - дип яза "Дин турында".
Фото: Фәнүз Хәбибуллин