+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 апрель , 10:20

Кешегә гаеп ташларга ашыкмагыз!

Бер авылда балта остасы яшәгән. Ул, агачны уеп, матур-матур әйберләр ясаган. Шул бизәкле агач такталарны сатып, мул гына акча эшли икән.

Кешегә гаеп ташларга ашыкмагыз!
Кешегә гаеп ташларга ашыкмагыз!

“Беркөнне шул ук авылның бер карты әлеге балта остасына кунакка кергән.


- Менә син, агач уеп, күп акча эшлисең, ә мохтаҗларга бер дә ярдәм итмисең, - дип ачулана башлаган.

Оста дәшмәгән.

- Безнең авылның ит сатучысы һәр көн мохтаҗларга ит бирә. Аннан үрнәк алырга кирәк, - дип, ачулануын дәвам иткән карт.

Әмма балта остасы дәшми үз эшендә булган. Карт шулай ачулы килеш чыгып киткән һәм авылның барлык яшәүчеләренә әлеге оста турында саран дип сөйләгән. Авыл халкы балта остасы янына килми башлаган, аның белән элемтәне өзгәннәр.

Шулай вакыт узган, балта остасы бакыйлыкка күчкән. Аның үлгәнен авылдашлары белми дә калган. Авылның итчесе дә шул вакыттан бирле сәдака итеп ит бирми башлаган. "Нишләп син мохтаҗларга ит бирми башладың? Нәрсә булды?" - дигәч, ул: “Көн саен миңа балта остасы мохтаҗларга ит бирергә акча биреп барды. Хәзер ул юк, сәдака да бирүче юк”, - дип барысын да шаккатырган.

Кайвакыт тормышта да шундый хәлләр очрый. Мондый машинада йөргәнче, мохтаҗларга ярдәм итсәң шунда! Син баеп йөрисең, ә менә фәлән кеше авыру балаларга акча бирә, дип белмәгән килеш гаеп тагулар була. Без ул кешенең ярдәм итмәгәнен каян белик? Бәлки, ул ярты малын мохтаҗларга бирәдер? Сөйләп йөрү килешми, дип, яшерен генә башкарадыр ул эшен.

Кеше турында белмәгән килеш, гаепләүләр булмасын иде. Барысы да без уйлаганча булмаска мөмкин шул”, - дип яза Альбина Фазлыева.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: