+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
23 апрель 2024, 04:10

Зиратка баруның биш кагыйдәсе

Зиратка баруның үз кагыйдәләре бар, сез аларны беләсезме? Әйдәгез, искә төшерик.

Зиратка баруның биш кагыйдәсеЗиратка баруның биш кагыйдәсе
Зиратка баруның биш кагыйдәсе
“1. Зиратка барганчы, госел коену, яки тәһарәт алу дөрес булыр.

2. Зиратка килгәч, түбәндәге сүзләрне әйтеп керергә кирәк: “Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-муэминиинә вәл-мүслимиин. Вә иннәә иң шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун. Әс’әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийәһ” (Тәрҗемәсе: “Сәлам сезгә, әй мөэмин-мөселманнар, кабер әһелләре! ИншәАллаһ, без дә сезгә кушылачакбыз. Аллаһы Тәгаләдән үзебез һәм сезнең өчен гафу ителүебезне сорыйбыз”).

3. Кабер әһелләренең рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына “Йәсин” һәм “Мүльк” (“Тәбарәк”) сүрәләрен укуның зур савабы булыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Үлгәннәр өчен “Йәсин” укыгыз”, - дигән (Әхмәд бине Хәнбәл, Мөснәд, 5/26).

4. Зиратка барганда тормышның никадәр тиз узуы, кабер газабы, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирү турында аеруча күп уйланырга кирәк. Бөтен җирдән сабак алыгыз!

5. Каберлеккә агач утырту сөннәт булачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куя. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: “Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр”, - дип җавап бирә.

Зиратка баруның билгеле бер вакыты юк. Кайчан барсак та дөрес булыр. Иң мөһиме - каберлекләрне карап, чиста итеп тотыйк”, дип яза “Татар мәдрәсәсе”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас