+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
24 апрель , 09:40

Намаз укуны нәрсәдән башларга?

Иң беренче чиратта шуны белик: намаз - безгә Аллаһының рәхмәте буларак бирелгән гамәл. Намаз күңелгә тынычлык, тәнгә сихәт бирә, безне тынычландыра.

Намаз укуны нәрсәдән башларга?
Намаз укуны нәрсәдән башларга?

Намаз гыйбадәтен башкарып, кулларын догага күтәргән, Аллаһыга мөрәҗәгать иткән кеше бу мизгелләрнең бик тә кадерле икәнен тоя.

Әлбәттә, бу изге эшкә алыныр алдыннан шәригать хөкемнәрен белгән, үтәгән берәр якыныңа, танышыңа яки, гомумән, берәр гыйлемле кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Намаз укырга ниятләүче берничә адым үтә. Ул:
Тәһарәт, госел тәртипләрен өйрәнә;
Намаз укуда кирәкле булган хәрәкәтләрне өйрәнә;
Намазда укыла торган аять-сүрәләрне, догаларны ятлый;
Намазга кагылышлы мәсьәләләр белән таныша. (Мәсәлән, нәрсәләр намазны боза, нинди вакытларда намаз укылмый һ.б.)

Намаз - бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Намаз – җәннәт ачкычы”, – диде.

Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, намаз дигән күркәм гамәлгә омтылыйк, дуслар.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: