+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
25 апрель , 09:45

Коръән укыганнан соң ничек дога кыларга?

Коръән Кәрим укыганнан соң дога кылу үрнәге тәкъдим итәбез.

Коръән укыганнан соң ничек дога кыларга?
Коръән укыганнан соң ничек дога кыларга?
Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Йә, рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләребезнең хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кылсаң иде.

Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән, әйтелгән зикер-тәсбихләребездән хасыйл булган әҗер вә савапларны фани дөньядан мәңгелек әхирәткә күчкән иң камил кеше, барлык пәйгамбәрләрнең имамы булган, безне бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәрең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам һәм анабыз Һавадан алып, бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына ирештерсәң иде. Шулай ук безнең догаларыбызга мохтаҗ булган газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, (шушында догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин) барча мөэмин-мөселман кабер әһелләребезнең, мәрхүм-мәрхүмәләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу кылып, рухларын шатландырсаң иде.

Йә, Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.

Йә, рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихләребез, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.

Йә, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.

Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.

Йә, рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.

Йә Раббым, һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәд рәсүлуллаһ”, — дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: