+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
1 Май , 10:00

Иманлы кеше ялганчы була аламы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам әйтте: «Ялганнан бик нык сакланыгыз. Чынлыкта, ялган гөнаһларга илтә. Ә инде гөнаһлар исә утка алып бара.

Иманлы кеше ялганчы була аламы?
Иманлы кеше ялганчы була аламы?


Чынлыкта кеше ялганлый, аның эче ялган белән тула һәм ул Аллаһ каршысында ялганчылардан булып языла. Дөрес сүзле булыгыз, чынлыкта, дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә илтә. Һәм берәр кеше дөрес сөйләве белән, аның эче дөреслек белән тула. Һәм ул Аллаһ каршысында тугрылардан булып языла».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнән сорадылар:
– Иманлы кеше куркак була аламы?
– Әйе, – дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам.

– Иманлы кеше саран була аламы?
– Әйе, – дип әйтте Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам.

– Иманлы кеше ялганчы була аламы?
– Юк, – дип җавап кайтарды Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: