Яхшы нәтиҗәләргә ирешәм, Кыямәт көнендә җиңеллек табам дисә, мөселман кеше кардәшләрен тәбрикләп, шатландырып торырга тиеш. Шуңа күрә, Ислам күзлегеннән караганда, мөселман кардәшеңне тәбрикләү, аны шатландыру − Аллаһ Тәгалә каршында саваплы гамәл булып санала. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый хәдисләре билгеле: «Мөселман кардәшен шатландырган кешене Аллаһ Тәгалә үзен дә Кыямәт көнендә шатландырыр»; «Аллаһ Тәгалә кешене кичерүнең бер шарты − мөселман кардәшеңне сөендерү ул»; «Мөселман кардәшеңне шатландыру Аллаһ Тәгалә алдында, безгә йөкләтелгән фарызлардан кала, иң изге гамәлләрдән булып санала»; «Бер йортка шатлык алып килгән кешегә Аллаһ Тәгалә Җәннәт насыйп итәр».
Бәйрәм вакытында шат һәм игътибарлы булырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бәйрәм көнне төрле вакытта кулланыла торган ягымлы, йомшак сүзләрне әйтү хәерле», − дип әйткән.
Кыскача котлаулар
Бала тугач: «Балаңның тууы Аллаһның рәхмәте булсын сиңа! Киң рәхмәтле Аллаһ Тәгаләгә шөкер әйт! Балаң һәрьяктан сәламәт булсын, сине тыңласын һәм нык иманлы, тәүфикълы, итагатьле булып үссен», − дип әйтү хәерле.
Сәфәрдән кайткан кешене: «Сине саклаган һәм безне очраштырган Аллаһ Тәгаләгә барча мактаулар булсын!» − дип тәбрикли аласыз.
Армиядән кайтучыга: «Сиңа Ватанны саклау вазыйфасын йөкләгән һәм сине саклап, исән-имин әйләнеп кайтуыңны насыйп иткән Аллаһ Тәгаләгә барча мактаулар булсын!» − дип әйтергә онытмагыз.
Хаҗдан кайткан кешене исә: «Аллаһ Тәгалә кылган хаҗыңны кабул итсен, гөнаһларыңны ярлыкасын һәм чыгымнарыңны кире кайтарсын» − дип каршы алыгыз.
Туй көнендә яшьләргә: «Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре булсын сезгә, никахыгыз мөбарәк булсын, Аллаһ Раббыбыз сезне яхшылык белән кавыштырсын, тигезлек белән яшәргә насыйп кылсын!» − дигән теләк теләү кабул ителгән.
Бәйрәм көннәрендә исә: «Аллаһ Тәгалә барча изге гамәлләребезне, гыйбадәтебезне кабул кылсын, ярдәменнән ташламасын! Йортларыбыз нурлы, туганнарыбыз сәламәт, табыннарыбыз мул, илләребез тыныч, күңелләребез шат, бәйрәмебез мөбарәк булсын!» − дип котлый аласыз.
Яхшылыкка: «Аллаһ Тәгалә Үзенең рәхмәтен сиңа да, туганнарыңа да җиткерсен, бәрәкәтле мал һәм игелек насыйп итсен, биргән нигъмәтләреннән аермасын!» − дип рәхмәт әйтү кирәк.
Котлаганда, бүләкләр бирешү хәерле.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм исә: «Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, алар йөрәктәге үч-нәфрәт хисен юкка чыгара»; «Бүләк мәхәббәт тудыра, нәфрәт хисен үтерә»; «Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, бер-берегезне яратыгыз», − дип әйткән. Шушы хәдисләрдән гыйбрәт алыйк һәм туганнар белән тагын да якынаю өчен аларга бүләкләр биреп, тәбрик итәргә тырышыйк, дип яза "Татар мәдрәсәсе".
Фото: pixabay.com.