+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
8 Май , 13:45

Сабырлыкның өч төре

“Сабыр төбе - сары алтын", – дигән борынгылар. Һәр уңышның, җиңүнең нигезендә сабырлык ята. Әмма сабырлык – берни эшләмичә, ни буласын көтеп утыру түгел ул. Сабырлык – ул зур тырышлык кую, үз өстеңдә эшләү, нәфесеңне тәрбияләү, чөнки көчле кеше генә сабырлыкның күркәм мисалын күрсәтә ала.

Сабырлыкның өч төре
Сабырлыкның өч төре

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис-шәрифендә сабырлык хакында болай диелә: “Сабырлык өч төрле була:
бәла-казаларга карата сабырлык;
гыйбадәтләрне сабырлык белән кылу;
гөнаһ эшләрне кылмауда сабырлык күрсәтү.

Кем дә кем Кыямәттә терелтелгәнчегә кадәр бәла-казаларга карата күркәм сабырлык күрсәтсә, Аллаһ аңа өч йөз дәрәҗә әҗер яза. Һәр ике дәрәҗә арасында күк белән җир арасы кадәр ераклык бар.

Кем дә кем гыйбадәттә сабыр итсә, Аллаһ аңа алты йөз дәрәҗә әҗер яза. Һәр ике дәрәҗә арасында җир белән җиде кат җир асты арасы кадәр ераклык бар.

Кем дә кем гөнаһларга каршы сабыр итсә, Аллаһ тугыз йөз дәрәҗә әҗер яза. Ике дәрәҗә арасында җир белән Гареш арасы кадәр ераклык бар” (Суютый, Дәйләми).

Кардәшләрем, сабырлыкның төрләренә, алар өчен бирелгән әҗер-савапның күләменә һәм бу әҗерләрнең дәрәҗәсенә игътибар итикче! Сөбеханаллаһ! Раббым барчаларыбызның да тормыш юлын күркәм сабырлыклар белән бизәсә иде. Әәмин! “ – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: